Accessibility links

Кайнар хәбәр

Футболчыларга ураза тотмау рөхсәт ителде


Каһирәдәге “Әл-Әзһәр” университеты мөгалимнәре мөселман футболчыларына ураза тотмаска рөхсәт итте.

Бу сорау белән ислам дине белгечләренә Германия футбол такымы исеменнән Германия мөселманнары шурасы мөрәҗәгать иткән булган.

“Футбол спортчының бердәнбер керем чыганагы яки уразаның аның сәламәтлегенә зыян салу куркынычы булганда – футболчыларга уразадан тыелу рөхсәт ителә”, диелгән Германия мөселманнары шурасына килгән хатта.

Быел Рамазан ае 11 августтан 10 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
XS
SM
MD
LG