Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:45

Польша: Русия очкыч казасы турында мәгълүматне тоткарлый


Апрельнең 10да Смоленск янында булган очкыч казасын тикшерү комиссиясе башлыгы Эдмунд Клих “Газета Выборча” басмасына биргән әңгәмәдә Русия үзендә булган мәгълүматне Польшага бирүне тоткарлый, дип белдерде.

Бу документларга карап Смоленск һава аланының техник әзерлеге һәм Русия очучыларының осталыгын бәяләп булачак.

Польша очкычы казасынңа 96 кеше һәлак булды, алар арасында президент Лех Качинский да бар иде. Польша вәкилчелеге Катыньгә матәм чарасына бара иде.

XS
SM
MD
LG