Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җанисәптә сорауларга чит кешеләр дә җавап бирә алачак


Җанисәптә халыкка тәкъдим ителәчәк сорауларга җавапларны кеше үзе яки аннан сорау алучы җавап бирә алачак.

Русия президенты Дмитрий Медведев “Русиянең аерым кануннарына үзгәрешләр кертү турында” канунга кул куйды. Әлеге канун башта Дәүләт Думасында, аннары Русия Федерация Шурасында хупланган иде.

“Русиядә җанисәп” һәм “Шәхси мәгълүмат” турындагы кануннарда сорауларга башка кеше исеменнән җавап бирү өчен аның язма рәвештә бирелгән рөхсәте кирәк иде. Кануннарга кертелгән үзгәрешләргә караганда, хәзер сорау биргән кешеләр үзләре барлык сораулауларга җавап яза ала.
XS
SM
MD
LG