Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан VI мөселман кино фестиваленә әзерләнә


“Алтын мөнбәр” мөселман кино фестивале тирәсендә гауга килеп чыкса да, ул Казандагы халыкара бәйгегә комачауламады. Оештыручылар яхшы фильмнар һәм каты көрәш вәгъдә итә.

Мөселман кино фестивале “Алтын мөнбәр” исемен югалтса да, абруен югалтмады. Быел ул VI Казан халыкара мөселман кино фестивале дигән исем астында үтәчәк. Бу халыкара бәйгене дөньяда инде таный башлаганнар. Анда көч сынашырга теләүчеләр дә арта, катнашучы илләр исемлеге дә тулыланып бара.

Дүшәмбе көнне оештыручылар Казан журналистларының сорауларына җавап бирде.

VI Казан халыкара мөселман кино фестиваленең сайлап алу комиссиясен Британ режиссеры Овидио Салазар җитәкли. Аның әйтүенә караганда, быелгы бәйгегә сәнгати яктан бик югары сыйфатлы, идея ягыннан көчле фильмнар тәкъдим ителгән.

Сайлап алу комиссиясе вәкилләре, Казан, 2 август, 2010 ел
Әсәрләр шул хәтле күп ки, комиссия рәисе Овидио Салазар һәм аның белән бергә фильмнарны сайлаучы Мисыр драматургы Амр Сомирга Казанда тагын берничә көнгә тоткарланырга туры киләчәк.

Фестивальгә барлыгы 60 илдән 150ләп фильм тәкъдим ителгән. Беренче тапкыр бу чарага Африка дәүләтләреннән, Һолландиядән дә мөселман режиссерлары килергә теләк белдергән.

Үткән елда Израил фильмы аркасында Израил һәм фәләстин иҗатчылары арасында бәхәс килеп чыккан иде. Быел Израиль фильмнары бәйгедә булмаячак, әмма аларга мөселман кино фестиваленә керергә рөхсәт юк дигән сүз түгел, дип аңлатты сайлап алу комиссиясе вәкилләре.

“Фестиваль - фикер алышу урыны, ул һәркем өчен ачык, без исламга төрле яктан караш ташларга тырышабыз, башкача ул пропаганда булыр иде”, диде Сайлап алу комиссиясе башлыгы Овидио Салазар.

“Быелгы бәйгедә Алҗирдан, АКШ тан да көчле әсәрләр булачак, алар сезгә һичшиксез ошар, шулай ук халыкара премьера да көтелә, дип ышандырды сайлап алу комиссиясе вәкиле Амр Сомир.

Татарча мультфильмнар үсеш ала

“Татар кино” оешмасы җитәкче Владимир Батраков VI Казан халыкара мөселман кино фестивалендә Татарстанда төшерелгән әсәрләрне дә күреп булачак дип вәгъдә итте.

Мәсәлән, “Сабантуй” студиясе бәйгегә “Бибинур” нәфис фильмы тәкъдим итә (үткән елда ул бәйгедән тыш программага кертелгән иде), шулай ук Фәрит Дәүләтшинның “Мәдинә, мәхәббәт тарихы” дигән әсәр дә фестиваль тамашачыларына күрсәтеләчәк.

Республика иҗатчыларына ярдәм итү йөзеннән быел бәйгегә анимация әсәрләре өчен аерым номинация булдырылган. Быел бу төрдә катнашучылар күп, Татарстаннан да көчле әсәрләр бар, ди оештыручылар.

Мәсәлән, “Мастер” ширкәтләр төркеме Тукай әсәрләренә нигезләнгән татарча, русча һәм фарсы телләрдә 3 мультфильм тәкъдим итәчәк. Шулай ук VI мөселман кино фестивалендә Татарстан авторларының документаль фильмнарын да күреп булачак.

Әзерлек чараларына вакыт аз калды


Әлегә бәйгедә катнашачак режиссерларның, фильмнарның исемнәре әйтелми, чөнки сайлап алу комиссиясе әле эшен тәмамламаган. Исемлек бу атна ахырында игълан ителергә тиеш. 150ләп әсәрдән 15-әр нәфис фильм, кыска метражлы, документаль һәм анимация фильмнары сайлап алыначак. Шулай ук, бәйгедән тыш программа да әзерләнә.

VI Казан халыкара мөселман кино фестивале 15 сентябрьдән 19-на кадәр барачак. Бәйрәмне ачу тантанасын "Пирамида" күңел ачу үзәгендә үткәрү планлаштырыла.

Фестивальнең президенты әлегә юк, оештыручылар вәкиле Владимир Батраков әйткәнчә, бу бәйге башында һичшиксез дин әһеле торачак. Ни дисәң дә, мөселман кино фестивале.

Чарага халыкара һәм Русия кино йолдыздылары чакырылган, әмма кемнең чыннан да Казанга кадәр килеп җитүен әлегә оештыручылар әйтә алмый. Әзерләнергә вакыт аз калса да, Батраков фестивальне йөзгә кызыллык китермичә үткәрергә вәгъдә итә.
XS
SM
MD
LG