Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья чемпионаты Минзәләдә дә уза


6 августка кадәр Татарстанның зур булмаган Минзәлә шәһәрендә парашют спорты буенча дөнья чемпионаты уза. Бу бәйгене үткәрү хокукын Минзәлә Кушма Штатларның Аризона штаты белән көндәшлектә җиңеп алган.

Былтыр парашют спорты буенча чемпионат Американың Аризона штатында үткән. Әлеге бәйгене үткәрү өчен яхшырак урын табып булмас дип, спорт белгечләре быел да анда узачагын фаразлады. Әмма Татарстан көчле көндәшлектә Аризонаны җиңеп, ярышны үзендә үткәрү хокукын яулады.

Республиканың кечкенә генә шәһәрендә дөнья чемпионатын уздыру күпләр өчен гаҗәп хәл булса да, 6 ел эшләп килгән “Минзәлә” аэроклубы җитәкчесе Дмитрий Епишев, үзләренең бу чарага күптән әзер булуларын әйтә.

“Клубыбыз яшь булуга карамастан, чемпионатны уздыру өчен 3 елга якын көрәштек. Былтыр парашют спорты буенча Русия чемпионатын үткәргән идек. Дөнья чемпионатын ясарга теләк белдергәч безнең клубны халыкара экспертлар тикшерде һәм Швейцариядә узган комиссия утырышында Татарстан ике тавышка өстен чыгып Аризона штатын җиңде.
Дмитрий Епишев

Парашют спорты бик кыйбат булу сәбәпле, аны финанслау аз. Бу эшләр энтузиазмда гына башкарыла дияргә була. Әмма дөнья чемпионаты үткәрелү билгеле булгач, республика хөкүмәте шактый акча бирде. Клуб биналары, очкычлар очып китү юллары, спортчыларның машиналарын кую урыннары яңартылды. Бу спорт төре буенча Татарстан тагын да дәрәҗәлерәк бәйгеләр уздырырга әзер”, ди Епишев.

Чемпионаттан Олимпиадага

Клуб җитәкчелегенең төп хыялы исә, 2015 елда Минзәләдә Бөтендөнья һава олимпиадасын уздыру. “Парашют спорты тармагында бу иң зур җиңү булыр иде. Әмма әлегә спорт төренә финанслау җитми. Чемпионаттан соң бәлки кайберәүләр иганәче булырга теләк белдерер дип ниятлибез”, ди Епишев.

Парашют спорты буенча дөнья чемпионатын күзәтеп кайткан “Татмедиа” агентлыгы вәкиле Нурия Беломоина сүзләренчә, әлеге чара кечкенә генә Минзәләне дөньяга танытырга ярдәм итәчәк.

“Минзәләгә бу чараны уздыру өчен 172 миллион сум бүлеп бирелде. Бу финанслауга таянып шәһәр үз йөзен үзгәртте. Ике яңа ресторан, кунакханә төзелгән, спорт бәйгесе узу сәбәпле 72 кеше үзенә яңа эш урыны тапкан. Кечкенә генә шәһәр өчен бу үзгәрешләр бик мөһим. Бу бәйге нәтиҗәсендә Минзәләне чит ил спортчылары да белде. Аларның күңелендә биредәге аэроклуб заманча җиһазланган, искиткеч табигате булган һәм шөгыльләнү өчен кыйбат булмаган клуб буларак кереп кала. Бу бәйгедән соң парашют спорты тармагында Минзәләгә игътибар артыр дип ышанам”, ди Беломоина.

Дөнья чемпионатында Русия, Америка, Франция, Италия, Германия, Австралия, Британия, Канададан, барлыгы 23 илдән 445 спортчы катнаша. Бәйге шартлары буенча спортчылар 3-4 чакрым биеклектә төркемнәргә бүленеп төрле хәрәкәтләр күрсәтергә тиеш. Бәйгене 14 илдән килгән 37 хөкемдар бәяли. Чемпионатка килгән кешеләр исә, һавадагы тамашаны on-line вакытта җирдә зур экраннардан карый ала.
XS
SM
MD
LG