Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Күк бүре”ләр җыен уздырды


"Күк бүреләр" җыены
"Күк бүреләр" җыены

1 августта башкорт яшьләренең “Күк бүре” оешмасы җыен уздырды. Ул Салават Юлаев мәйданы янындагы аланда узды.

Җыенга чакыруда шундый юллар бар иде: “Без тамырларында башкорт каны аккан, күңелләрендә башкорт рухы булганнарга мөрәҗәгать итәбез. Без җөмһүрият язмышына битараф булмаган барлык кешегә мөрәҗәгать итәбез. Соңгы вакыйгалар уңаеннан, “Күк бүре” башкорт халкының югары демократия формасы булган җыенга чакыра”.

Тамырларында башкорт каны аккан һәм җөмһүрият язмышына битараф булмаучылар бик аз булып чыкты. Чарада иллегә якын кеше катнашты. Көн эссе булу сәбәпле, чыгышлар бик кыска булды. Күпчелек чыгыш ясаучылар халык белән исәпләшми генә президент билгеләүгә каршы булуларын ирештерделәр.

Шулай да резолюциягә андый юллар кермәде. Башкортстанның яңа президенты белән мөнәсәбәтләре уңай юнәлештә барачагына зур өметләр баглануы белдерелде.



видео: икенче кисәк

видео: өченче кисәк

видео: дүртенче кисәк


XS
SM
MD
LG