Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:08

Моңа кадәр Татарстанда сайлауларның гадел булырга тиешлеге турында сүз куертылмый иде. Халык мәкале, чирен яшергән, үлгән ди. Хәзер фиркаләр узган сайлаулардагы алдашуларны таный. Шуңа күрә алар 10 октябрьдә булачак муниципаль хакимияткә сайлаулар гадел булырга тиеш дип белдерә.


Татарстан коммунистлары “Сайлауларны чиста һәм гадел үткәрик” дигән мөрәҗәгать белән чыкты. КПРФ башлыгы Хафиз Миргалимов якын арада бу мөрәҗәгатькә башка фирка әгъзалары да кушылыр дип көтә. Сайлаулар гадел узса, районнарда үз вәкилләренең санын 7 тапкыр арттырырга ниятли.

“Бернинди дә административ басым булырга тиеш түгел. Сайлаучыларны еш кына газ бирмим, хезмәт хакын киметәм, пенсия күрмисез, җирегезне алабыз, дип куркыталар. Мондый алдашуларны бетерергә кирәк. Сайлау вакытында һәр фиркагә төп канунга таянып эшләү шарт. Сайлау урыннарында чит кешеләр булырга тиеш түгел.

Мәсәлән 14 мартта узган сайлауда Чистайның бер мәктәбендә, директоры да, укытучылары да, җыештыручылары да шунда иде. Сайлау көнне дә алар хакимият фиркасен агитацияләде. Шунда ук безнең күзәтүчеләрне бер бүлмәдә ябып калдырып беркетмәләрне тутырмау очраклары да күзәтелде. Сайлаулар гадел узса, КПРФ фиркасе 35%тан алып 60%ка кадәр тавыш җыя алачак”, ди Миргалимов.

КПРФ фиркасе муниципаль сайлауларга 329 намзәт тәкъдим итә, аларның 75-е фирка исемлегенә кергән. Әлегә җирле идарәләрдә КПРФның 22 депутаты бар. Сайлаулар гадел узса аларның саны 150гә җитәргә мөмкин, ди коммунистлар.

“Дошманнар түгел, көндәшләр”

Муниципаль сайлауга “Бердәм Русия” фиркасе дә әзерләнә. Әле май аенда фиркасенең төбәк бүлеге җитәкчесе, Фәрит Мөхәммәтшин “Бердәм Русия”леләрне җыеп, муниципаль сайлауларда оппозиция белән көчле көндәшлек булачагын әйтте. Алай да хакимият фиркасе әгъзалары көзге сайлауда 75% тавыш җыярга ниятли.

Хакимият фиркасе дә сайлауны гадел уздыру нияте белән иҗтимагый оешмаларга, намзәтләргә, сәяси фиркаләргә мөрәҗәгать белән чыкты.

“Бердәм Русия” фиркасенең төбәк бүлеге җитәкчесе урынбасары Рәшит Баһаветдинов исә, фиркаләр арасында дошманлык хисләре булырга тиеш түгел, алар бары тик көндәшләр генә ди.

“Сайлау – ул көрәш. Көрәштә дошманнар юк. Шуңа да төрле фирка әгъзалары бер-берендә дошман күрергә тиеш түгел. Хакимият фиркасе оппонентлары еш кына үзләре белән таныштырганда “Без әйбәт, “Бердәм Русия” начар дип әйтә. Үз эшләрен түгел, ә безнекен тикшерә. Без беркайчан да башкаларны тикшермибез, үз эшебезгә генә хисап тотабыз.

Дөньяда кризис булды. Оппозиция бу гамәлләрдә хакимият фиркасен гаепләде. Хәзер корылык бара, тагын без гаепле. Нәрсә генә булса да көндәшләр “Бердәм Русия”не гаепли. Мондый юл белән халыкны үзеңә каратып булмый”, ди Баһаветдинов.

“Бердәм Русия”, КПРФ әгъзалары да үз мөрәҗәгатьләренә башка фиркаләрнең кушылуына өметләнә.

Әлегә “Гадел Русия”, ЛДПР, “Уң эш” (“Правое дело”) фиркаләренең Татарстан бүлеге җитәкчеләре үзләренең коммунистлар, яисә хакимият фиркасе белән уртак фикергә килү, килмәүләре турында мәгълүмат бирми. Алар сайлауның гадел булачагына ышанып бетми. “Уң эш” фиркасенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Павел Сигал, “Коммерсант”ка тавыш бирү урыннарында видеокамералар урнаштырырга кирәк ди. Әмма Сигалны, хакимият фиркасе моның белән килешер микән, дигән мәсьәлә дә борчый.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG