Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күченеп йөрүче авыл кешесе


Васыйл Габитов
Васыйл Габитов

Васыйл Габитовлар гаиләсе 1923 елга кадәр Балтач районы Сасна авылында яши. Шул елда аларны һәм тагын 30лап хуҗалыкны 15 чакрым читкә күчереп утырталар.

Совет хөкүмәте авылларны, аннан инде колхозларны әле эреләтте, эле кечерәйтте. Сталин, Хрущев, Брежнев заманнарында һәр авыл үзенчә зыян күрде. 1923 елда Балтач районы Сасна авылының бер өлешен чишмәсе дә, инеше дә булмаган Мари Иле кырына күчереп утырталар. Авылга Бакча дигән исем бирәләр. Күченүчеләр арасында Васыйл Габитов гаиләсе дә була. 15 чакрым читкә күчереп утыртуны уңдырышлы җирләрне үзләштерү белән аңлаталар. Бакча авылының тормыш-көнкүреше беркадәр гыйбрәтле:

“Саснадан ерак булган уңдырышлы җирләрне эшкәртү, аның игенен ташу бик кыен булган иде. Шуңадыр, авылның бер өлешен күчереп утырттылар. Җир галәмәт яхшы иде. Ләкин сулыклар юк иде. Кое суы белән гомер иттек. Күмәкләшү дә башка җирдәге кебек кырыс булды. Гариф мулла, Гәбдерәхим карт чыгып качарга мәҗбүр булдылар. Авыл районда алдынгы иде. Беренче машинаны да 1947 елда беренче булып безгә бирделәр. Казаннан алып кайтканда, авыл ызанына кергәч, машина карбюраторына ут капты. Туфрак сибеп көчкә сүндердек”, дип елмаеп искә ала Васыйл абый ул елларны.

1957 елда “Бакча” колхозын шул ук Балтач районы “Марс” колхозына кушалар. Авыл халкы 6 чакрым ераклыктагы Субаш авылына барып эшләргә, укырга мәҗбүр була. Авыл таралганчы, 1980 елларга кадәр кешеләр ике авыл арасында тилмереп, җәяү йөри. Колхоз рәисе техника белән өйләренә йөрергә рөхсәт бирми. Бакча халкын шундый юллар белән Субаш авылына кушу сәясәте алып барыла. “Кушылулар, күченүләр мәҗбүри булды. Субаш ягына күченергә теләмәгән 20ләп гаилә читкә чыгып китте. Унлап хуҗалык монда төпләнде”, ди В. Габитов.

Васыйл Габитов картлык көнендә тагын бер күченү мәшәкате белән яши. Аңа, сугыш ветераны буларак, президент програмы буенча яңа йорт салынып ята.
XS
SM
MD
LG