Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Әфганстанда уңышка ирешү максатыннан баш тартмый


АКШ президенты Барак Обама сугыш ветераннары алдында ясаган чыгышында, "Зур чeтенлеккә карамыйча, АКШның Әфганстандагы үз максатына ирешә алачагын" әйтте.

Сугышта һәлак булган АКШ хәрбиләр санының артуы һәм җирле әфган хөкүмәтенә булган ышанычның кимүе АКШ җәмәгатьчелегендә Әфганстандагы сугышка карата канәгатьсезлекне арттырды.

2001 елда Әфганстанда сугыш башлаганнан бирле АКШ өчен иң зур хәрби югалту июль аенда булды. Узган бер айда 66 АКШ хәрбие һәлак булган иде.
XS
SM
MD
LG