Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан FISU шартын үтәрме?


Джоржд Киллиан
Джоржд Киллиан

FISU башлыгы Джоржд Киллиан Универсиада корылмалары белән танышканнан соң, аларга 20 минутта барып җитү шарты турында искәртте. Казан аны үти алырмы?

Студентлар спорты халыкара федерациясе (FISU) башлыгы Джоржд Киллиан 20 минутлык шарт турында Татарстан президенты белән очрашканда әйткән иде. Ул һәм FISUның башка вәкилләре бу көннәрдә Казанда булды. Алар Универсиада авылы, Теннис академиясе, Көрәш сараен карап чыкты, башка корылмаларның төзелешләрендә булды. Соңыннан кунаклар Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән тәэсирләре белән уртаклашты.

FISU башлыгы Киллиан 2013 елгы Универсиадага әзерлек эшләренә, төзелешләргә югары бәя бирде. Әмма шул ук вакытта, ул транспорт инфрастуктурасына игътибарны юнәлтте.

“Барлык корылмаларга 20 минутта барып җитү мөмкинлеге булырга тиеш, бу FISU шарты” дип әйткән Джоржд Киллиан. Бу шартны Казан үти алырмы?

Шәһәрдә көндезге сәгатьләрдә үзәктә юлларда хәрәкәт туктый диярлек. Күпчелек кеше эшкә барган һәм аннан кайткан вакытта күперләр, юллар тыгыла. Бөкеләрдә утырган кеше белә: башкаланың төрле урыннарында урнашкан Универсиада корылмаларына 20 минутта барып җитү бүгенге көндә мөмкин түгел.

Шәһәр үзәгендә юллар тар, машиналар көннән көн арта бара. Кайбер җирләрдә төзелеш аркасында юл капланган, шуның өстәвенә Казансу аша салынган һәм 10 елдан артык хезмәт иткән пантон күперен сүтеп ташладылар.

Нәтиҗәдә якындагы юлларда һәм Миллениум күперендә хәрәкәт әкренәйде. Универсиада өчен салынган Көрәш сарае нәкъ Милленуем һәм пантон күпере янында урнашкан. Анда көн саен машиналар бер якка 3-4 рәткә басып, яртышар сәгать бөкедә утыра. 2013 елда Универсиада ярышларына баручы спортчылар да бу бөкеләргә тарымасмы?

Бу халыкара чарага оештыру эшләрен алып барган Казан хакимиятләре юллар проблемасы барлыгын таный. FISU шартын үтәр өчен Казан хакимиятләре Универсиада корылмаларына илтүче юллар исемлеген төзегән булган. Әлеге исемлеккә кергән юл, җир астыннан кичү урыннары, күперләр төзүгә 39 миллиард сум кирәк.

2010 елда бу планның 30% гына үтәлгән. Бу хакта Казан шәһәр хакимиятендә үткән җыелышта сүз булды. Универсиада корылмаларын кору планы яхшы үтәлә, хәзер транспорт системасын рәткә саласы калды, дип әйтә Казан шәһәр җитәкчелеге.

Башкала идарәсенең матбугат хезмәте вәкиле Ләззәт Хәйдәров әйткәнчә, әлегә кадәр төп игътибар зур Универсиада корылмаларын төзүгә бирелгән, 2010 елдан юлларга да басым ясала башлаган.

“Хәзерге вакытта һава аланын төзекләндерү бара, анда тимер юл җибәрү турында сүзләр алып барыла. Шәһәрдә ике катлы юлларны төзү һәм булган юлларны төзекләндерү мәсьәләсе чишелә. Ямашев һәм Амирхан урамнары, Декабристлар һәм Ланская урамнары кисешкән җирләрдә ике катлы юллар төзелеше бу елда тәмамланырга тиеш. Киров дамбасына таба яңа юл салына. Бу эшләр 2010 елда башланды, төп төзелеш эшләре 2011-2012 елда башкарылачак”, диде Ләззәт Хәйдәров.

Казанның 1000 еллык бәйрәменә төзелгән Миллениум күпере ачылганда юлларда бөкеләр кимер дигән фаразлар әйтелгән иде. Әмма алар акланмады.
XS
SM
MD
LG