Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстан хөкүмәте гадәттән тыш җыела


Бүген Пакстанда хөкүмәт афәт турында сөйләшү өчен гадәттән тыш җыела.

Премьер Йосыф Рыза Гилани җитәкчелегендәге җыелышта табигый афәт җирләрендәге вазгыять һәм коткару эшләре турында киңәшләшү була.

Табигый афәтләр сәбәпле 1400-дән артык кеше һәлак булды. Шулай ук ил буйлап 3 миллионга якын кеше су басулардан зыян күргән.

Әлеге ташкыннар Пакстан тарихында соңгы 80 елда күрелгән иң зур табигый фаҗига дип исәпләнә.
XS
SM
MD
LG