Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:31

Иран дәүләт матбугаты Әхмәдиниҗатка һөҗүм булуын инкарь итә


Иран дәүләт мәгълүмат чаралары Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат кәрванына һөҗүм булуы турындагы хәбәрне кире какты.

Mоннан элек Гарәп мәгълүмат чаралары Иранның көнбатышындагы Һамәдан шәһәрендә Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат кәрванына һөҗүм булуы белдергән иде. Хәбәрдә Әхмәдиниҗат Һөҗүмнән исән котылуы әйтелде.

Либанның Futurе ТВ каналы Иран президент сүзчесенә нигезләнеп биргән хәбәрендә, Әхмәдиниҗатның чыгышы алдыннан кәрванга таба кулда ясалган бомба җибәрелә.

Иранның "khabaronlinе" исемле интернеттәге хәбәр сәхифәсе дә, вакыйгадан соң Әхмнәдиниҗатның алдан планланганча үз чыгышын дәвам итүен әйтте.

XS
SM
MD
LG