Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либан-Израил чигендә бәрелешләргә китергән агачлар Израил ягында булган


Либан-Израил хәрбиләре арасында чик буенда булган бәрелешләрдән соң гадәттән тыш җыелган БМО иминлек шурасы ике якны да тынычланырга чакырды.

Шура, Израилнең Либан белән сугышны туктаткан 2006 елгы килешүгә тугры калырга чакыра. Кичә ике ил хәрбиләре арасында башлаган бәрелештә 2 Либан хәрбие белән бер хәбәрче һәлак булган иде. Израил хакимияте исә кичә булган бәрелешләрдә бер Израил хәрбиенең үлүе хәбәрен раслады.

Икенче яктан БМО тынычлык саклау көчләре бәрелешләрнең башлавына сәбәп булган агачларның Израил ягындагы зәңгәр сызыкта булуын белдерде.
XS
SM
MD
LG