Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нугайларның күпчелеге татар булып язылачак


Нугай иле һәм Татарстан байраклары (Әлеге рәсем Әстерхан егете Растям Алиевныкы)
Нугай иле һәм Татарстан байраклары (Әлеге рәсем Әстерхан егете Растям Алиевныкы)

Әстерхан өлкәсенең Идел буе районы Растопуловка авылында бөтен нугай халкының «Дала батырлары» дип аталган IV көрәш турниры уза. Турнирдан тыш нугайлар гала-концерт, апалы-сеңелле нугай рәссамнәре Мәхмүдовлар күргәзмәсен оештырырга, «Эдиге» газетының юбилей санын тәкъдим итәргә җыена. Нугайларның күпчелеге 2010 елга узачак халык санын алу вакытында татар булып язылырга җыена. Шул ук вакытта татар-нугай арасын якынайтырга кирәк булуны әйтә.

Нугайлар (үзатамалары - ногайлар) җыены 6-8 август көннәрендә уза. «Дала батырлары» бәйгесен, мәдәни чараларны «Эдиге» нугай мәдәнияте оешмасы, Әстерхан шәһәре нугайларының «Ногай Иле» милли-мәдәни мохтарияте оештыра.

«Дала батырлары» җыены инде дүртенче тапкыр үткәрелә. Нугайлар бәйгене 2007 елда беренче мәртәбә Дагыстанның Нугай районы Терекле-Мәктәп авылында уздыра. Оештыручылар өч ел эчендә «Дала батырлары»нда катнашучылар күбәйгән, ярышның географиясе артты дип белдерә. Гомумән, милли көрәшнең нугай яшьләре арасында дәрәҗәсе арткан, спорт белән кызыксынучы нугайларны берләштерә башлаган.

Быел «Дала батырлары»ның IV бөтен нугай халкы турниры Әстерхан өлкәсе Идел буе районы Растопуловка авылында уза. Анда Әстерхан өлкәсе, Дагыстан, Карачай-Чиркәс, Чечен республикаларыннан, Ставрополь краеннан көрәшче егетләр җыела. «Дала батырлары» турнирының үзенчәлеге шунда: бәйгегә килүче кунаклар, көрәшчеләр өчен борынгы нугай үзенчәлекләре белән юрта корыла, милли ашлар пешерелә.

Нугайлар үзләре мондый спорт ярышлары яшьләрне милли, дини яктан тәрбияли, милләтләр, төбәкләр арасында мәдәният, спорт багланышларын киңәйтә дип саный.

Шулай да бүген татар-нугай арасы тулысынча ачыкланып бетмәгән әле. Галимнәр нугайларны шул ук татарлар дип атаса да, нугайлар халык санын алу вакытында аерым халык булып санала. Нугай яшьләре арасында нугайларның үзбилгеләнүе турында сүз алып барыла. Интернет-форумнарда яшьләр 2010 елда узачак халык санын алу вакытында нугайларга милләтләрен «тиеш булганча» яки «гадәтләнгәнчә» күрсәтмәскә, ягъни татар дип түгел, нугай булып теркәлергә чакыра. Шулай булса да, нугайлар татар белән кан-кардәшлекне, туганлыкны онытмый. Гәрчә, күп татар яшьләре нугайларның кем икәнен белмәсә дә.

Нугай Иле картасы
Нугай яшьләренең "Эдиге" оешмасы җитәкчесе Элдар Идрисов "Дала батырлары" бәйгесенә татар, казакъ, үзбәкләрне чакыруларын, аларның концертта чыгыш ясаячакларын да әйтә. Әстерхан татарларының "Дуслык" оешмасы рәисе Әнвәр Алмаев нугайларга һәрвакыт ярдәм итәргә тырыша икән. Әмма Идрисов татарлар ягыннан нугайларга тиешле игътибар бирелмәвен искәртә.

"Тарихи яктан нугайлар белән татарлар бик нык бәйләнгән. Күп нугайлар бүген үзләрен татар дип атый. Без моңа бер сүз дә әйтә алмыйбыз. Без үзебезне нугай дип атасак та, телебез, мәдәниятебез татарларныкы белән бик якын. Хәтта Әстерхан өлкәсендә кемнең татар, кемнең нугай икәнен дә белеп булмый. Минемчә, татар милли хәрәкәтендә нугай вәкиле булырга тиеш. Чөнки татарлар нугайлар белән кызыксына.

Мисал өчен, Казан шәһәре Кавказадан кала нугайларны өйрәнү үзәгенә әйләнде. Анда татар һәм урыс телләрендә нугайлар турында китаплар басыла. Мин Дамир Исхаков, Марсель Әхмәтҗанов китапларын укып барам. Әмма элемтәләрнең үсүен телим. Татарлар үзләре уздырган милли, мәдәни, спорт чараларына безне дә чакырсалар иде. Мин элемтәләрнең үсүен телим", ди Элдар Идрисов.

2010 елда узачак җанисәпкә нугайларның карашы үзенчәлекле. Аларның шул ук вакытта нугай да буласылары килә, икенче яктан татар милләте бердәмлеге турында уйланалар. Мөгаен, тарихи хәтер, туганлык бердәмлекне онытырга ирек бирмидер. Җан тартмаса да, кан тарта, ди бит халык мәкале.

Нугай яшьләре лидеры Идрисов киләсе халык санын алу вакытында да нугайларның күп өлеше татар булып язылуын яшерми. Юрта, карагаш нугайларында бу фикер бигрәк тә көчле икән. Шуңа мәктәпләрендә дә татар теле укытыла. Илдар Идрисов сүзләренчә, халык санын алуның зур әһәмияте юк, татар-нугай бер-берсенә ярдәмләшеп яши, бергә чаралар уздыра.

"Татарлар безне, үзебезне нугай дип атасак та, кире какмый. Безгә бергә булырга кирәк", ди Идрисов.

Cоңгы елларда Әстерхан татарларын нугайлаштыру сәясәте башланды. Нугай яшьләре фикеренчә, Әстерхан татарлары чынлап торып үзбилгелеп, нугай булып язылса, Әстерханда татарлар бөтенләй калмаска мөмкин. Әмма алар халыкның этнографик төркемнәргә аерылуы милләтнең таркалуына китерә дип саный. Шуңа нугай яшьләре гомуммассадан аерылмау, һәр эшнең нугайга да, татарга да файда китерүен тели.

Нугайлар үзләре милли күтәрелеш кичерәбез дип белдерсә дә, алар телләрен югалта бара, Русиядәге туксан меңлек нугай халкының 1 проценты гына нугай телен камил белә.
XS
SM
MD
LG