Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнехановның эшләү алымына сокланыргамы, уйланыргамы?


Рөстәм Миңнеханов "Euromoney"ның баш мөхәррире Марк Джонсон белән
Рөстәм Миңнеханов "Euromoney"ның баш мөхәррире Марк Джонсон белән

“Безнең гәҗит”нең соңгы санында газетада даими үз фикерләрен белдерүче Сәйдулла Кутушев Татарстан президентының эш рәвешен ачарга алына. “Миңнеханов стиле” язмасында ул Миңнеханов Шәймиев күләгәсендә түгел ди.

“Яңалыкларны карасаң, шаккатып куясың – президент Рөстәм Миңнеханов барысына да ничек өлгереп бетә ул?!”, дип белдерә Кутушев.

Ул президентның эш рәвешен чынбарлыкта булган вакыйгалар белән бәйләп язарга тырыша.

“Миңнеханов түрәләргә ялынмый диләр. “Эшлисегез килмәсә, урыныгызга башка кеше табылыр”, - дип әйтергә дә күп сорамый. Бигрәк тә муниципалитет башлыклары еш ишетә андый сүзләрне”, диелә Кутушев язмасында. Алга таба автор “табаны” тагын да ныграк “кыздырырга тырыша”!

“Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиев күләгәсендә булыр дигән фаразлар чынбарлыкка туры килмәде”, ди каләм иясе. Ул бу
Сулда Марат Сафиуллин

җөмләсен Шәймиев чоры министры Марат Сафиуллинның урыныннан китүе белән беркетеп куя. Сафиуллин бу хәлне көтмәгән имеш.

“Шәймиев командасы кешесе булган, һәрвакыт аның яклавына таянган Шәйхетдинов постын саклап кала алырмы? Аракы җитештерүчесе әлегә бирешергә уйламый”, ди икенче бер шәхес турында Кутушев. Сүз монда “Татспиртпром” җәмгыяте тирәсендәге вакыйгалар турында бара. Автор әйтүенчә, әлеге оешма башлыгы Рәшит Шәйхетдиновны Миңнеханов өнәп бетерми. Шуңа да Илдар Халиков авызыннан да “Татспиртпром”га карата кискен сүзләр яңгыраган.

Кутушев белдергәнчә, Татарстан президенты сүзгә кергән кешеләргә карата катгый чаралар да күрергә мөмкин.

“Кайбер чыганаклар Мәннәф Сәгъдиев белән Рөстәм Миңнеханов сүзгә кергән дип хәбәр итә”, ди автор. Шуңа да Сәгъдиев җитәкләгән “Нур” оешмасы хәзер авыр хәлдә икән.

Укучыларда автор Миңнехановны мактарга телиме, әллә президентны ничек бар шулай ачмакчы буламы дигән сорау туган иде инде. Кутушев алдагы саннарда моңа охшаш язма тәкъдим иткәч “Матбугат.ру” интернет бите укучылары авторга карата төрле фикерләр белдерде. Берәүләр сәяси язмаларга алынган авторга уңышлар теләде, икенчеләр аны, тар фикерли диде.

Медведев белән күрешү мизгелләре


“Афәрин диясе генә кала. Республика сәясәтенә анализ ясарга тырышучы табылды”, ди Мишәр исемле интернет кулланучы.

“Кутушев белән килешеп бетмим, Миңнеханов халык мәнфәгатен беркайчан да кайгыртмаячак, республика өчен дә әллә ни эшләмәс. Аны Мәскәү куйды, шарт белән, әгәр русларга лояль булса гына Рөстәм кәнәфиендә калачак. Артыгын кыланырга маташса, тиз генә Исхаков шикелле “сөргенгә” җибәреләчәк. Әйе, үзенең кадрлар туплавын Мәскәү тыныч кына күзәтә, әмма федераль үзәк өчен мөһим төбәктә сәясәтен билгеле курс буенча алып бармаса, үзе үк район башлыклары сыман урыныннан очачак”, дип белдерә “Карамалай” исемле “матбугат.ру”ны укучы Сәйдулла Кутушевның “Б.Г”ның 23 июнь санында чыккан “Кәнәфиләр шытырдый” язмасына.

XS
SM
MD
LG