Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Киләчәк”не имзаланганчы халык белерме?


Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы җаваплыгында әзерләнүче республикада 2015 елга кадәр белем бирү һәм тәрбияне үз эченә алачак “Киләчәк” програмында татар балалар бакчаларына игътибар юк. Министрлык әлегә програм тулаем әзерләнеп бетмәгән дип белдерә.


Марат Лотфуллин. Бу исем республикадагы милли мәгариф белән бәйләнештә булган һәркемгә таныш. Элегрәк Казан шәһәре мәгариф идарәсендә эшләде. Идарә башлыгы урынбасары буларак башкаладагы татар мәгарифе аның өстендә иде.

Бүген Лотфуллин Татарстан фәннәр академиясе Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре. “Киләчәк” програмын булдыруда ул да катнашкан. Милли мәгарифкә караган тәкъдимнәрне әзерләгән төркемдә булган.

“Без балалар бакчалары, мәктәп һәм югары мәктәп буенча тәкъдимнәр әзерләдек. Безнең тәкъдимнәр, белгәнемчә, мәктәп системасына һәм югары мәктәпкә кертелгән. Ә балалар бакчалары ул тәкъдимнәрне кабул итмәгән.

Алар белән безнең идеяләр туры килмәгән. Без милли мәгариф балалар бакчасыннан алып югары белемне дә кертеп, бердәм система булырга тиеш дибез. Ә хәзер исә, бу мәгариф програмында татарларны татар бакчаларында аерым тәрбияләү каралмаган. Имеш, бөтен балалар да ике телдә тәрбияләнәчәк.
Марат Лотфуллин

Ләкин бу зур проблем булып калачак. Балаларга аралашырга татар мохите булмаса, алар татарча сөйләшмәячәк. Безнең халыкның психологиясе шундый, арага бер генә урысча сөйләшә торган кеше килеп керсә дә, урысчага күчәләр”, ди Лотфуллин.

Аның фикеренчә, бигрәк тә шәһәрләрдәге бик күп гаиләләргә ят татар мохите балалар бакчаларында гына булса да сакланырга тиеш. Лотфуллин шулай ук “Киләчәк” програмының бүгенге хәле белән дә борчыла. Алар тәкъдимнәр генә керткәннәр, нинди үзгәрешләр һәм өстәмәләр булганын да ул белми.

“Аны халыкка күрсәткән һәм күрсәтергә теләгән кеше юк”, ди Лотфуллин. Имзаланганчы хөкүмәтнең берәр газетында бастыру кирәклеген дә әйтә.

Әлеге фикерне Татарстан хөкүмәтенең республика халыклары телләрен үстерү бүлеге башлыгы Фирая Шәйхиева да хуплады. “Киләчәк”нең өлгесен ул да күрмәгән әле.

Татарстан дәүләт шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетыннан да “Киләчәк”кә карата белдерүләр күренмәде. Татар иҗтимагый оешмаларының активистлары програм яшереп әзерләнә, анда татар мәгарифе кыерсытылган дип пикетка да чыккан иде.

Министрлыкка да чакырып сөйләшкәннәр


Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының милли белем бирү һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Раиф Зиннәтуллин да програмның милли мәгарифкә караган өлешенең аерым кисәкләре генә булса да киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителүгә каршы түгел.

2010 елдан алып 15 елга кадәр мәгариф үсешен яктырткан документның өлгесе тулаем әзер булгач, төрле иҗтимагый оешмаларның аны соратып алу мөмкинлеген дә кире какмый ул. Зиннәтуллин сүзләренчә, министрлык җитәкчеләре районнарга чыгып халык белән очрашып проект белән таныштыралар. Август киңәшмәләрендә дә “Киләчәк” көн үзәгендә булачак икән.

Раиф Зиннәтуллин
“Програм төзелгән вакытта күп мәртәбә үзгәрешләр кертелде. Җәмәгатьчелек фикерләре дә исәпкә алынды. Республикада укытучылар, яшь педагоглар советлары эшли. Алар катнашында очрашулар үткәрелде. Милли мәгарифкә караган өлешен мәктәп җитәкчеләре, укытучыларны, галимнәрне министрлыкка чакырып сөйләштеләр. Тәкъдимнәр күп булды.

Програм нигездә төзелеп бетте. Шулай да аны эшкәртү дәвам итә. Бигрәк тә финанс ягыннан. Програм тормышка ашсын өчен аның исәп-хисап эшләрен алып барырга кирәк”, ди Раиф Зиннәтуллин.

Ул мәктәпкәчә тәрбия өлеше әлегә өлгедә милли җанлылар канәгатьләнерлек үк булмауны кире какмый. Тәкъдимнәр кертелгән вакытта милли мәгариф ягын әзерләүчеләр фикеренә караганда балалар бакчалары өчен җаваплыларныкына өстенлек күбрәк бирелгән.

“Безнең (милли-Н.А) һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары эшче төркеме ягыннан да байтак кына тәкъдимнәр кертелде. Програм иксез-чиксез була алмый. Шуның өчен анда кайбер фикерләр һәм тәкъдимнәр төшеп тә калгандыр”, ди Зиннәтуллин.

Аның сүзләренчә, “Киләчәк” калын бер китап кебек. Ул мәгарифнең бөтен юнәлешләрен дә үз эченә ала. Мәгариф министрлыгы вәкилләре әлеге програмның Татарстан президентына күрсәтелгәнлеген кире какмый һәм төгәлләнеп кайчан имзаланачагын да белдерми.
XS
SM
MD
LG