Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:30

Пакстан президенты Британиядә


Пакстанда ил буйлап халык су ташулар белән көрәшә, Карачи дә исә полиция сәяси каршылыкларны бастырырга тырыша. Ил президенты Асиф Зәрдари исә Европа сәфәрен тәмамлап Британиягә килде. Ул Британиядә рәсмиләре белән "террорчылык" мәсьәләсен сөйләнәчәк.

Президент Зәрдари, 5 көнлек сәфәре кысаларында Британия премьеры Дэвид Камерон белән дә очрашачак. Камерон Һиндстан сәфәре вакытында, Исламабадның террор таралуына каршы реальрәк гамәлләр күрергә тиеш булуын әйткән, бу исә Пакстан рәсмиләрендә зур канәгатьсезлек тудырган иде.

XS
SM
MD
LG