Accessibility links

Русия шымчылары Европада да тамыр җәя


Советлар берлеге таркалып 20 ел узганнан соң, Русия шымчылары Европа берлеге һәм НАТО әгъзалары булган элекке коммунистик илләрдә үз эшчәнлеген арттыра. Узган елны урыс агенты белән бәйле хәбәрдән соң, Чехиянең өч генералы эштән китте.

Бу исемлеккә шактый гына югары түрәләр керә. Ул президент хәрби идарәсенең элекке җитәкчесе, Европадагы НАТО югары хәрби идарәсендәге Чехия вәкиле һәм Генштаб җитәкчесенең беренче урынбасары. Узган атнада чех газеталары аларның урыс шымчысы белән бәйле булган хәлдән соң эштән китүен язды.

Праганың пенитенциар, ягъни җәзаларны үтәүне күзәтүче оешмада психолог булып эшләгән урыс агенты Роберт Рахардзо узган елны кинәт юкка чыкты. Хәзер ул Русиядәдер дип фаразлана. Узган атнада Чехиядә чыгучы көндәлек “Млада фронта Днес” газетасы әлеге кеше төрле дәвердә өч генералда эшләгән майор хатын-кыз белән нык бәйләнештә торганын язды.

Кушма Штатларда ун Русия шымчысы тоткарланганнан соң, бу хәбәр Чехиядә инде беркемне дә гаҗәпләндермәде. Чехиянең элекке тышкы күзләү җитәкчесе Карел Рандак сүзләренчә, соңгы хәбәрләр урыс шымчыларының Чехиядә дә булуын раслый.

“Иманым камил, алар бу эшне бөтен җирдә башкара, шул ук АКШта, Бөекбританиядә, Көньяк Америкада... Әлбәттә Чехиядә булуы да гаҗәп түгел”, ди ул.

Балык башыннан чери

Әлбәттә әлегә урыс шымчысының нинди мәгълүмат җыю һәм гомумән нәрсә дә булса белә алуы билгеле түгел. Чехия басмалары аның берничә ел күзләү эшен алып барганын яза.

Әлеге мисал Русиянең Чехиядә шымчылар челтәрен арттыруы бер генә очрак түгел. Чехия тикшерүчеләре Прагадагы дипломатик оешмада эшләүче урысларның өчтән бере, ягъни 60лап кеше монда шымчылык итә дип саный.

Чехия күзләү хезмәте үзенең күптән түгелге хисабында урыс шымчылыгының бик астыртын булуын һәм энергетика өлкәсендә үсеш ала баруын кисәтте. Анда шулай ук бу эшчәнлекнең даими һәм хәтта Чехиягә карата дошмани мәнфәгатьләрнең истә тотылуы да әйтелә.

Мисал өчен узган ел Чехия хакимияте ике урыс дипломатын илдән җибәрде. Алар АКШның Чехиядә куелырга тиешле саклану калканына каршы җәмәгатьчелекне тупларга тырышуда шикләнелә.

Гольц
Мәскәүдәге хәрби эксперт Александр Гольц сүзләренчә, Русия хөкүмәте шымчылык нәтиҗәсендә алган мәгълүмәткә мохтаҗ. Һәм бу ил җитәкчелегенең йөзен чагылдыра дип саный. Шуларның берсе элекке КГБ офицеры, хәзерге премьер-министр Владимир Путин. Аның күп кенә элекке хезмәттәшләре хәзер җитәкчелектә һәм бизнеста югары вазыйфаларны башкара.

“Миңа калса барысы да ачыктан-ачык әйтелгән нәрсәләрне Владимир Путин инде алдан ук дөрес түгел дип саный. Аныңча, дөреслекне яшерәләр һәм аны махсус юллар кулланып белергә кирәк”, ди Гольц.

Ул урыс шымчылары игътибарын НАТО һәм Европа берлегенә кергән яңа илләргә юнәлдерүе юкка түгел дип саный.

“Бу бик гади. Ниндидер элекке элемтәләр калган. Чехия һәм Болгариягә үтеп керү Британия һәм Бельгиягә караганда җиңелрәк”, ди ул.

Шымчылык бер генә юнәлеш

Гольц фикере белән Чехия журналисты Ярослав Плесл да килешә. Ул Русиянең Чехиядәге тәэсирен тикшергән һәм Мәскәү әле дә бу илне Советлар Берлеге һәм Көнбатыш арасындагы чигенең бер өлеше дип саный.

“Алар чехларның Көнбатыш белән стратегик хезмәттәшлегенең үсешен белергә тиеш, Чехия армиясе һәм иминлек көчләренең хәрәкәтен белергә тели”, ди ул.

Ләкин Плесл шымчылык кулланып Мәскәүнең Чехиядә тәэсирен арттыруы бер генә юнәлеш дип саный. Ул хәзер эш күбрәк югарырак дәрәҗәдә бара дигән фикердә. Мисал өчен Русия тәэсирендәге дәүләт ширкәтләре ярдәмендә. Бу аеруча энергетика өлкәсенә кагыла.

Путин хакимияткә килгәч, Европага җибәрелә торган нефть һәм газ өлкәсендә контрольне һәм моңа тәэсир итү тырышлыгын арттырды.

Русиянең “Лукойл” ширкәте инде Чехиядә дә машиналарга бензин салу станцияләр челтәрен сатып алды һәм илнең нефть торбасы челтәрендә контрольне арттырырга тырыша дип санала.

Күзәтүчеләр урыс ширкәтләре сәяси фиркаләрне финанслап, шулай ук чехларга караган дип саналган, әмма чынлыкта Мәскәү тарафыннан контрольдә тотылган ширкәтләр аша үз тәэсирен арттыра дигән фикердә.
XS
SM
MD
LG