Accessibility links

Кайнар хәбәр

11 сентябрь вакыйгалары булган урында мәчет салырга рөхсәт ителде


Нью Йоркта шәһәр идарәсенә бәйле шура, 11 сентябрьдә террор һөҗүме булган мөхиттә мәчет салу планы алдында торган чикләүне гамәлдән чыгарды.

Шәһәрнең истәлекле урыннарын саклау шурасы, мәчет салыначак урында торган иске бинаның "истәлекле" урын статусын гамәлдән чыгарды.

152 еллык бинаның сүтелүе белән, Ислам мәдәният үзәге киң аланга ия булачак. 11 сентябрь вакыйгалары булган игезәк манаралар торган җиргә якын урында салыначак 13 катлы үзәктә, мәчеттә булачак.

Бу бинада мәчеттән кала 500 кешелек бер җыелу залы, бассейн, күргәзмә заллары һәм китапханәдә булачак.
XS
SM
MD
LG