Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман кино фестивале тирәсендә гауга дәвам итә


Фестиваль кинолары барачак "Родина" кинотеатры
Фестиваль кинолары барачак "Родина" кинотеатры

Русия мәдәният министрлыгы грантын оттырганнан соң, “Алтын мөнбәр” фестивале җитәкчелеге көрәшне туктатмады. Бу эш башында торган Зауди Мамиргов тикшерү оешмаларының алар файдасына карар чыгаруын белдерә.

“Алтын мөнбәр” фестиваленең җитәкчесе Зауди Мамиргов интернет сәхифәсендә, “Русиянең монополиягә каршы федераль хезмәте (ФАС) ялган исем белән йөрүчеләргә киртә куя”, дигән белдерү белән чыкты.

Анда, 30 июльдә ФАС Русия мәдәният министрлыгы үткәргән бәйгене канунсыз дип тапкан, Казан вәкилләре белән контракт төзүне тыйган һәм яңа бәйгене үткәрергә кушкан, дип әйтелә.

Белгәнегезчә, Русия мәдәният министрлыгы Халыкара мөселман кино фестиваленә ярдәм йөзеннән 2 миллион сумга бәйге үткәргән иде. Анда Казандагы фестивальне оештыручылар һәм “Алтын мөнбәр” фестивале вәкилләре катнашты. Акчаларны Казан ягы отты.

Казан фестивален оештыручыларның берсе, “Татаркино” оешмасы башлыгы Владимир Батраков, Русиянең монополиягә каршы хезмәтенең андый карар чыгаруы турында хәбәрдар түгел иде. “Азатлык” соравына ул: “Бездә андый мәгълүмат юк. Ул Русия мәдәният министрлыгының интернет сәхифәсендә басылыр иде, без эшне элеккечә дәвам иттерәбез”, дип җавап бирде.

Монополиягә каршы хезмәтенең карары белән бу дәүләт оешмасының интернет сәхифәсендә дә, Русия мәдәният министрлыгының сайтында да танышып булмады. Анда бу карар басылып чыкмады. ФАС матбугат хезмәте андый карарның чыгуын расламады да, кире дә какмады.

Карар Казан фестиваленә тәэсир итәчәкме?

Монополиягә каршы хезмәтнең бәйгене көченнән чыгару хәбәре расланса, яңа җәнҗалларны чыгуын фаразлап була.
Мөсельман кино фестивальнең бюджеты Русия министрлыгы биргән 2 миллион сумнан гына тормый, күпчелек акчалар Татарстан ягыннан килә. Монополиягә каршы комитет карары белән бу финанс ярдәм бирелмәсә дә, бу гына Казан фестивален туктата алмаячак.

Хәзерге вакытта оештыручылар бу форум башында торачак абруйлы дин әһелен эзли. Казан һәм Мәскәү идарәчеләре арасында каршылык чыкканчы, фестивальнең президенты булып Русия мөфтиләр шурасы башлыгы Равил хәзрәт Гайнетдин торды. Монда үзгәреш булмас ахрысы. Казан матбугатында чыккан мәгълүматларга караганда, Равил хәзрәт “Алтын мөнбәр” фестиваленең сакланып калуын тели һәм башка кинофорумнарда катнашмаячак.

Казан фестиваленең бүләге - аҗдаһа

Рәсем "Комсомольская правда" газетыннан алынды.
Казан фестиваленең вәкилләре “Алтын мөнбәр” исемен генә түгел, бүләген дә куллана алмый. Фестивальнең яңа билгесен булдыру өчен ике ай Казан рәссамнары арасында бәйге барды. Ахыр чиктә, оештыручылар бар проектлардан ай һәм кояшны гәүдәләндерүче түгәрәк эчендә торган Зилант сынын сайлаган.

Аҗдаһа сынын куллану дингә каршы килмиме, дигән сорау белән Казан имамы Илдүс хәзрәт Фәизгә мөрәҗәгать иттек.

“Дини күзлектән караганда сын ясап, аңа табыну әлбәттә тыелган. Зилант, икенче төрле әйткәндә елан, аҗдаһа Казанның билгесе итеп кабул ителгән. Казанны мөселман шәһәре дип кенә әйтеп булмый. Бу фестиваль бүләге булачак, ул табына торган нәрсә түгелдер, дип уйлым. Бу үзенә күрә ислам мәдәни проекты”, диде Фәиз хәзрәт.

Ул аҗдаһадан тыш та, исламга бәйле булган һәм татар милли мәдәниятенә караган башка билгеләрнең булуына да игътибарны юнәлтте. Мәсәлән, ул ләлә чәчәген телгә алды.

Мөселман кино фестивале тирәсендә гауга дәвам итә. “Алтын мөнбәр” сәхифәсе язганча, Казан кинофорумының документларын прокуратура да тикшерә. Татарстан вәкилләре аңа карамый, эшен дәвам иттерә.

VI Казан халыкара мөселман кино фестиваленә тәкъдим ителәчәк иң яхшы фильмнар исемлеге бу атнада тәгаенләнергә тиеш. Казан мөселман кино фестивален 15-19 сентябрьдә үткәрү планлаштырыла.

“Алтын мөнбәр” дә фестиваль үткәрү планнарыннан баш тартмый. Әмма аның вакыты әлегә билгеле түгел.
XS
SM
MD
LG