Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эсселектән ничек сакланырга?


Русиядә әле дә эсселек саклана, күп кенә төбәкләрдә әледән-әле янгыннар чыга. Төтеннән бик күп халык зарлана. Русия сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы янгын сәбәпле барлыкка килгән газлы томанның сәламәтлеккә зыянын киметү өчен махсус киңәшләр тәкъдим итә:

1. Иртән иртүк озак һава сулап тормаска, чөнки бу вакытта газ томаны (смог) шактый югары дәрәҗәдә була.
2. Ачык һавада мөмкин кадәр азрак булырга, аеруча да көннең кызу вакытында.
3. Су эчүне арттырырга. Чөнки югары температурада кеше тирли һәм тәннән шактый тоз һәм су чыга. Бәдәнне тоз һәм микроэлементлар белән тәэмин итү өчен тозлырак, минераль су, ачы-сөт ризыклары һәм соклар эчәргә киңәш ителә. Газлы суны куллану тыела.
4. Физик эшләр эшләмәскә тырышырга.
5. Газлы томанның агулы тәэсирен киметү өчен поливитаминнар кабул итәргә (табиб каршы килмәсә).
6. Төтен исе арткан очракта юешрәк битлекләр кияргә, тәрәзә һәм ишекләрне юеш чүпрәк белән капларга киңәш ителә. Бу бигрәк тә кан тамыры-йөрәк авырулары, шикәр авыруы, үпкә авырулары һәм аллергия булган өлкәннәргә һәм балаларга кагыла.
7. Көн саен бүлмәләрне юып чыгарырга.
8. Табигый тукымадан булган кием генә кияргә.
9. Көнгә берничә тапкыр душ керергә.
10. Борын һәм тамакны чайкап торырга.
11. Тиз эшкәртелә торган витаминнарга һәм минералларга бай ризыкларга, аеруча да яшелчәләргә өстенлек бирергә.
12. Спиртлы эчемлекләр эчмәскә, тәмәке тартудан тыелырга, чөнки бу кан тамыры-йөрәк һәм сулыш системалары авыруларын арттырачак.
13. Хәл китү очрагында (сулыш бетү, йөткерү, йокысызлык) табибка мөрәҗәгать итәргә.
14. Даими кабатлана торган чирләр кискенләшкәндә табиб киңәшләрен тотарга.

Махсус киңәш:
Бер яшькә кадәр булган сабыйларга эссе вакытта яңа ризык кертмәскә.
XS
SM
MD
LG