Accessibility links

Ижауда татар балалары өчен җәйләү оештырылды


"Иман" яшьләр берлеге мәктәп укучыларын дүрт көнгә “Дзержинец” җәйләвенә жыйды. Балаларны милли рухта тәрбияләү чараның төп максаты итеп куелган.

«Иман» татар яшьләре берлеге үсеп килүче буынның мәнфәгатьләрен кайгыртып, берничә ел рәттән шәһәр читендә җәйләү уздыра. Быел да яшьләр балаларның ялын оештыру турында проект язып, җиңеп чыктылар, җөмһүриятнең яшьләр эшләре комитеты, милли сәясәт министрлыгы, милли-мәдәни мохтарияттән акчалата ярдәм алуга ирештеләр.

Эсседән балалар күләгәгә кача. Шуңа да җәйләү аланында малайлар-кызлар аз. Әмма биналарда балалар һәм өлкәннәр бер минут та тик тормый. Һәр көнгә берничә чара билгеләнгән. Проектта каралган чараларга әзерләнү, лагерь күләмендә уздырылганнарында катнашу – барысы да төгәллек, әзерлек таләп итә.

“Иман” татар яшьләре берлеге әгъзалары куйган максатларына ирешү өчен мәктәпләрдә татар телен алып баручы укытучылар белән бергә эшли. Ана теле укытучысы Рәсимә Садыйкова бу эштә инде дүртенче ел рәттән катнаша. Яшьләр оешмасы белән шулай тыгыз элемтәдә торып, мәктәп укучылары өчен ял уздыра алуына бик шат ул.

"Иман" берлегең рәисе -- Гөлназ Нургалиева
"Бездә балалар саны да елдан-ел арта. Элек 25 укучы булса, хәзер аларның саны 35кә җиткән. Малайлар-кызлар дурт көн буена милли рух белән яши. “Иман” берлеге үзләренә алмаш үстерүне күздә тотып эш итә", дип уртаклашты берлекнең рәисе Гөлназ Нургалиева.

Җәйләүдә татар телен үстерү, балаларның бу өлкәдә белемен күтәрү, ана телен өйрәнмәгән егет-кызларда туган телебезгә кызыксыну уяту максат итеп куелган. Моны дәресләрдә генә түгел һәр чарага әзерләнгәндә дә үткәрергә омтылалар.

Татар халкының гореф-гадәтләрен үзләштерү дә күз уңында тора. Балаларның да бу өлкәдә күбрәк беләселәре килә. Бик теләп халкыбызның йолаларын сәхнәләштерүдә катнаша алар. Мисал өчен, укучылар балага исем кушу йоласын сәхнәләштергән. 10-12 яшьлек малайлар кызлар әти-әни ролен дә, мулла ролен дә башкарып чыкты.

Балага исем кушу йоласы икенче бер мәсьәләгә да игътибарны юнәлткән. Рәсимә Садыйкова әйтүенчә, балага исем сайлаганда бәхәс килеп туган. Күп очракта балалар исемнәренең мәгънәсен белми, басымын да дөрес куймый. Балалар “Алисә”ләрдән арынып, чын татар исемнәрен кушарга кирәк дигән фикерне алга сөргән.

Ижау егете Динар татар мәктәбендә укымый, әмма өйдә, әти-әнисе белән, туган телендә сөйләшергә өйрәнә. Динар җәйләүгә яшьтәшләре белән татар телендә аралашырга килә. Линарның өченче тапкыр килүе. Быел бирегә дусларын да алып килгән. Балаларга туган телендә аралашу да, хәрәкәтле уеннар да ошый.

"Исем кушу" йоласы
Ижаудан Руслан: “Биредә дусларым белән аралашам. Бик рәхәт. Көннәрнең эссе булуы да комачауламый. Душ бар. Кереп коенып чыгасың да, тагын рәхәтләнеп йөрисең”, ди.

Гадел -- Можгадан, татарча сөйләшергә өйрәнә. Аның дусты Никитага да биредә бик ошый икән. Бу егетләр җәйләүгә дусларының тәкъдиме белән килгән.

Балалар белән һәр чараны алдан сөйләшеп, җәйләү күләмендәгеләрендә катнашу өчен әзерләнү – бу инде әйдәманнарның вазыйфасы. Рафис Корбангалиев та егетләрнең ышанычын аклаган. Ул аларга көрәш алымнарын күрсәтеп, дискотекаларда татарча биеткән. Әлегә җәйләүдә көрәшер өчен келәм дә юк. Әмма бу малайларга татарча көрәш алымнарын үзләштерергә бер дә комачауламый. Никита Можга шәһәренә кайткач, спортның бу төре белән шөгылләнергә ниятли.

Кызлар дәресләрдән тыш сәнгать белән шөгылләнә. Гарәп биюе хәрәкәтләрен берничә кыз бала гына өйрәнсә, татарча биергә теләүчеләр саны күбрәк. Венера Мулланурова кечкенәдән үзләштергән бию хәрәкәтләрен биредә кабатлап, яңа биюләр дә өйрәнгән.

Бу балаларда үз милләтебез белән горурлану хисе, туган телебезгә, мәдәниятебезгә омтылыш чаткылары сүнмәс дигән ышаныч бар.
XS
SM
MD
LG