Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда рәссам Рифкать Вахитовның күргәзмәсе ачылды


Рәссам Рифкать Вахитов
Рәссам Рифкать Вахитов

Рифкать Вахитов «Төрки дөнья» дип аталган рәсемнәр җыелмасын күрсәтте. Танылган рәссам туган ягына иҗат җимешләренең асылларын алып килгән.

Күргәзмә Халыклар дуслыгы йортында урнашкан. Анда Рифкать Вахитовның төрле жанрларда иҗат ителгән 50дән артык хезмәте тәкъдим ителгән.


Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе рәссам Рифкать Вахитов Удмуртиядә туып ускән. Сәнгать өлкәсендә беренче тәҗрибәне Ижауда алган. Казанда сәнгать училищесын, Харьковта сәнгать институтын тәмамлаган. Ижауда, Ташкентта күп еллар эшләгән. Бүген ул Казанда яшәп иҗат итә, гуманитар педагогик университетта студентлар укыта.

Рифкать Вахитов күргәзмәсе
Рәссамның күп эшләре ислам тарихына, халкыбызның гореф-гадәтләренә багышланган. Аның эшләре арасында Болгар һәм Казан ханлыгы чорын чагылдырганнары күп. Безгә риваятьләрдән билгеле булган батырларны сурәтләве тамашачының күңелен яулады.

Рәссамны туган ягының матур табигате күренешләре дә кызыксындыра. Шулай ук якыннары, замандашлары портретларын да бик үзенчәлекле итеп сурәтли ул.

Рифкать Вахитов туган төбәгендә үзенең күргәзмәсен беренче тапкыр оештырды. Бу эштә Удмуртия татарларының милли-мәдәни мохтариятенең дә өлеше зур. Экспозицияне ачу тантанасында оешманың җитәкчесе Ирек Шәрипов шатлыгын яшермәде:
“Удмуртия башкаласы "корал ясаучы шәһәр" генә булып калмасын иде. Танылган рәссам Рифкать Вахитов күргәзмәсе башка иҗат шәхесләренә дә юл ачар дигән өмет бар”, диде ул.
XS
SM
MD
LG