Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстан хакимияте 39 цивильнең үтерелүен хәбәр итә


Әфганстан хөкүмәте узган ай НАТО көчләренең ракета һөҗүмнәре вакытында хатын-кыз һәм балалар белән бергә гади халыктан 39 кешенең һәлак булуын белдерде. Бу мәгълүмат хөкүмәт алып барган тикшеренүләр нәтиҗәсендә расланган. Вакыйга исә моннан ике атна элек Һәлманд вилаятендә булган.

Әфганстан хәрби идарәсе элек әлеге вакыйгада 50 кешенең һәлак булуын белдергән иде.

НАТО хәрби җитәкчелеге хөкүмәт белдергән әлеге яңа саннарга реакция белдермәде.

Коалиция көчләре моннан элек вракета һөҗүмнәрендә 6 кешенең генә һәлак булуын һәм аларның күпчелегенең кораллылар булуын белдергән иде.
XS
SM
MD
LG