Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бишкәк тирәсендә протестчыларга кушылырга теләгән халык таратылды


Кыргыз оппозициясе сәясәтчесе һәм сәүдәгәр Урмәт Барыктобасовның меңгә якын тарафдары бүген Бикшкәктә парламент бинасы каршында митинг уздырды.

Илнең быел октябрь аена планлаштырылган парламент сайлавына әзер булмавын әйткән протестчылар, илдә сайлаулар өчен гаделлек булдыруга һәм үз җитәкчеләренең сайлауга катнашуына рөхсәт итәргә чакырды.

Полиция Бишкәктәге протестка каршылык зур күрсәтмәсә дә, шәһәр тирәсендә алага кушылырга теләгән халыкны таратты.

Иминлек көчләре тарафдарларын җыеп башкалада протест оештырган өчен Урмәт Барыктобасовны кулга алды.
XS
SM
MD
LG