Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда ике җитәкче алышынды


Казан – Пәнҗешәмбедә Татарстанда көтелмәгәндә ике җитәкче алышынды

Премьер-министр Илдар Халиков Минзәлә районы башлыгы урынына Рәсим Садыковны тәкъдим итте. Моңа кадәр ул “Минзәлә-агрохим-сервис” ширкәте җитәкчесе иде.

Минзәләнең элекке башлыгы Григорий Куприянов исә “Татспиртпром” җитәкчесе итеп билгеләнде. Татарстанның аракы җитештерү ширкәтен 14 ел җитәкләгән Рәшит Шәйхетдинов вазыйфасыннан китә.
XS
SM
MD
LG