Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:24

Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов атнакич көнне яшьләр хәрәкәте вәкилләре белән очрашты. Шунда ул хөкүмәттәге үзгәрешләр хакында да әйтте.

Рөстәм Хәмитов Башкортстан яшьләренә игътибар артачагына ышандырды. Яшьләр проблемнарын чишүне нәтиҗәле итү өчен, тәүге тәкъдимнәрен дә яңгыратты ул.

Әлегә кадәр җөмһүрияттә Яшьләр, спорт һәм туризм министрлыгы булса, ул хәзер икегә бүленәчәк. Ягъни Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы аерым булачак, ә туризм исә бер комитет эченә кертелә.

Гомумән, безне яңарыш җилләре көтә, дип белдерде Рөстәм Хәмитов. Аның сүзләренчә, җөмһүрияттә соңгы еллар эчендә байтак кына җитешсезлекләр җыелган. Шулар арасыннан милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсенә караганнарын да искәртте ул.

Милләтара мөнәсәбәтләргә кагылышлы хәл ителәсе шактый мәсьәләләрне Рөстәм Хәмитовның блогына кереп язучылар да телгә ала. Башкорт телен көчләп укыту да, башкортларга төрледән-төрле өстенлекләр бирелү дә борчый җөмһүрият халкын.

Татар милләте вәкилләре милли-мәдәни мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүне сорап, Башкортстанның яңа президентына мөрәҗәгатьләр юллый. Рөстәм Хәмитов беренче әңгәмәләрендә үк бер милләтне дә кыерсытуга юл куймаячагына ышандырган иде.

Шул ук вакытта башкорт зыялылары һәм галимнәре республиканың яңа президенты һәм яңа хөкүмәте башкортларга соңгы егерме елда булган өстенлекле мөнәсәбәтне дәвам итәр дигән ышанычын белдерә:

“Без Башкортстанда төп милләт, аңа исем биргән титуллы милләт, шуңа күрә дә безгә аерым мөнәсәбәт һәм игътибар булырга тиеш”, дип саный башкорт милләтчеләре.

Танылган башкорт галиме Фәнил Фәйзуллин да шул ук фикердә булуын журналистлар белән аралашуда белдерде: “Хәзерге хакимият, һичшиксез, башкорт халкы проблемнарына өстенлек бирергә тиеш”, дип кистереп әйтә Фәнил Фәйзуллин. Аның әйтүенчә, әле яңа президент Рөстәм Хәмитов үзенең тулаем эш програмын тәкъдим итмәде, шулай да аның беренче адымнары шактый өметләр уята.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG