Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Уфа блоггерлары” президентларына ачык хат язды


Башкортстан президентына кыерсытылганнардан мөрәҗәгать ташкыны тукталмый. Җөмһүрияттә былтыр кулга алынып 10 көн төрмәдә утырып чыккан блоггерлар да аңа ачык хат язды.

Башкортстанның яңа президенты Рөстәм Хәмитовка ачык хатны былтыр “Уфагуб” бәйсез интернет сәхифәсе белән хезмәттәшлектә гаепләнеп кулга алынган шәхесләр язган. Танылган эшкуар Анатолий Швецов, Башкортстан Фәннәр академиясенең өлкән гыйльми хезмәткәрләре, тарих фәннәре кандидатлары Илдар Габдрафыйков белән Игорь Кучимов һәм журналист Сергей Орлов әлеге мөрәҗәгатьне үзләренең кулга алынуына 1 ел тулуга багышлап язганнар.

Рөстәм Хәмитовка ачык хатта алар үзләренә ягылган гаепләрнең уйдырма һәм ялган булуын дәлилли. Җөмһүрият хакимиятләренең коррупциягә батуы, аларның төрле кырын гамәлләрдә катнашы булуы турында хак мәгълүматларны биргән өчен, безне элекке премьер-министр Раил Сарбаев шәхсән үзе “акылга утыртырга” боерык биргән”, дип әйтелә бу хатта. Әлеге боерыкны Башкортстанның ул чактагы эчке эшләр министры Рафаил Диваев үтәгән. Аның хәтта бу боерыкны уңышлы үтәве турында Раил Сарбаевка язган хаты эчтәлеген дә китерә Рөстәм Хәмитовка мөрәҗәгать юллаучылар.

Әлеге хатта блоггерлар Башкортстан хакимиятенә ата башкорт милләтчеләре үтеп керүен дә искә төшерә. Моңа мисал итеп алар Артур Иделбаевны китерә. Раил Сарбаев кушуы белән ул Башкортстан хөкүмәте каршындагы Матбугат, полиграфия һәм нәшрият идарәсе башлыгы урынбасары итеп тәгаенләнгән иде. Артур Иделбаевка карата әлеге вакытта ике җинаять эше ачылган һәм тикшерү эшләре дәвам итә, диелә бу хатта.

Ә менә блоггерларның үзләренә карата ачылган җинаять эшләре бүгенге көндә ни хәлдә икән? Бу сорауга җавапны тарих фәннәре кандидаты, этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйковтан алдык: “Без үзебез дә, адвокатларыбыз да тикшерү материаллары белән танышуны дәвам итәбез. Безгә карата ташланган гаепләр һәммәсе дә уйдырма”, ди Илдар Габдрафыйков.

Илдар әфәнде әйтүенчә, аларга карата аклау карарлары чыгачагы көн кебек ачык. Элекке хакимият отставкага китү дә безнең файдага, ди ул. “Мәхкәмәнең безнең файдага карар чыгаруы белән үк, без Раил Сарбаев белән Рафаил Диваевның үзләрен дә мәхкәмәгә бирәчәкбез”, ди Илдар Габдрафыйков.
XS
SM
MD
LG