Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Рамазан аена әзерлек бара


Әсгать Корманаев
Әсгать Корманаев

Уфадагы “Ихлас” мәчетендә узган җыелышта имамнар ураза аенда башкарылачак чаралар хакында киңәш корды.

“Ихлас” мәчете имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләм әйтүенчә, әлеге Аллаһ йортында Рамазан аена һәр елда ныклы әзерлек белән киләләр. Алдан ук теге яки бу чараларны оештыру өчен җаваплы муллалар, имамнар тәгаенләнә. Быел да шул тәртиптән тайпылмаганнар.

Рамазан аенда Уфадагы мәчетләрдә, шул исәптән, “Ихлас”та да ифтар мәҗлесләре, шулай ук төрле мәдәни-дини чаралар оештырылачак. Хәләл ризыклардан, милли аш-сулардан бәйге-күргәзмәләр үткәрү дә каралган. Җөмһүриятнең төрле районнарында ачылачак мәчетләр тантаналарына да чакырулы Уфа имамнары.

Соңгы елларда ислам диненә тартылучылар, шәригать кушканча яшәүчеләр саны арта бара. Милләтнең күренекле шәхесләре дә, башкаларга үрнәк күрсәтеп, ислам диненә килә. Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, конгрессның Салават шәһәрендәге бүлеге рәисе Әсгать Корманаев та нәкъ шундыйлардан. Хәрәм эшләрдән тыелып, намазлык өстенә баскан, Рамазан аенда бер көн дә калдырмыйча ураза тотучы милләтпәрвәр шәхес башкаларны да иманга чакыра:

“Изге китабыбыз – Коръәнне үзләренең өстәл китабы иткән мөэмин мөселманнар күп хаталардан хали булыр иде”, ди ул.

Рамазан ае алдыннан диндәшләргә мөрәҗәгатен шигъри калыпка салган Әсгать әфәнде аны “Азатлык” радиосына да укып ишеттерде.

Аның фикеренчә, татар һәм башкортны әлеге глобальләштерү заманында милләт буларак саклап калуда ислам дине дә мөһим роль уйный ала:

“Шәригать кануннары буенча яшәгән кеше хәрәмнән һәм яман эшләрдән ерак тора, гаиләсендә татулык һәм бәрәкәт булдыра, инсафлы балалар тәрбияли. Шулай итеп милләтне саклап калуга да үз өлешен кертә”, ди Әсгать Корманаев.
XS
SM
MD
LG