Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милициядән көлгән өчен ун көн төрмә


Иван Алексеев
Иван Алексеев

Танылган рэпер Иван Алексеев (Noize MC) милиция хезмәткәрләрен тәнкыйтьләп җыр башкарган өчен 10 көнгә сак астына алынды. Русия музыкантларын ФСБ хезмәткәрләре, динчеләр, чиновниклар, телеканал җитәкчеләре, аларга өстәп милициянең дә сәнгать әсәрләрен цензура аша үткәрүе борчый.

Рэпер Иван Алексеев 31 июль кичендә, Волгоград шәһәрендә узган «Урбания-2010» бөтен Русия фестивалендә чыгыш ясаганнан соң тоткарланды. Концерт беткәч, Алексеевны милиция хезмәткәрләреннән көлгән өчен кулга алалар. 31 июльдә кулга алынган рэпер 10 августа гына иреккә чыгачак.

Рэпер милицияне хайваннар белән чагыштыра

Шулай да бәхәсне милиция башлап җибәрә. Төркем вәкиле Павел Тетерин сәхнәдән халыкка бейсболка суза, тамашачылар аңа вак акчалар ыргыта башлый. Шул вакытта ачуы чыккан милиция хезмәткәре музыкантка хәер сорашуны туктарырга куша.

Милиция хезмәткәренең музыкантларга хәер сорашуны туктарырга кушуын белеп алган Иван Алексеев сәхнәдән халыкка: «Мин сезгә Волгоградның кызыл башлыклы искиткеч хайваннары ягыннан беренче урында торган шәһәр булуын әйтәсем килә», ди музыкант.

Җыелган халык рэпер сүзләреннән көлеп җибәрә, кул чаба, төркем «Кури бамбук» җырын башкара. Җырда милиция хезмәткәрләре узып йөрүчеләрне кыйнап, алардан акча алучы "акылга сай садистлар" дип әйтелә.

Милиция хезмәткәрләре җырны ерактан гына тыңлый. Әмма рэперның милиция турындагы фикерләре бик кыйммәткә төшә. Иван Алексеевны кунакханәгә барган вакытта Волгоградның эчке эшләр идарәсе башлыгы боерыгы белән кулга алалар. Милиция хезмәткәрләре рэпер фестиваль иминлеген саклаучы кешеләрне мыскыл иткән дип саный. Икенче август көнне мәхкәмә утырышы да уза, Иван Алексеев хулиганлыкта гаепләнә.

Рэпер милициядән "гафу үтенә"

Русия рэперы милицияне хурлаган өчен алардан гафу үтенгән. Бу турыда музыкантның вәкилләре әйтә. Чөнки аның эше әле ябылмаган, шуңа эшне зурга җибәрмәс өчен Алексеев гафу үтенергә булган. Әмма рэперның пиар-агенты Алексеевның гафу үтенүен төшергән видеоязманың ялганлап ясалуын белдерә.



Рэперның матбугат хезмәткәре исә Иван Алексеевның милициядән гафу үтенеп укыган текстын Волгоград милициясеннән "көлү одасы" дип атый. Милиция Алексеевны гафу итүләрен хәбәр итә.

Сәнгатькәрләр борчыла


Русия музыкантлары исә рэпер Иван Алексеевны яклап ачык хат язды. Аңа Борис Гребенщиков, Олег Гаркуша ("АукцЫон" төркеме), Евгений Федоров ("Текиладжаззз" төркеме), музыка тәнкыйтьчесе Артемий Троицкий һәм башка сәнгать әһелләре кул куйган.

Русия музыкантларын ФСБ хезмәткәрләре, динчеләр, чиновниклар, телеканал җитәкчеләре, аларга өстәп милициянең дә сәнгать әсәрләрен цензура аша үткәрүе борчый.

«Әлбәттә, хакимиятләр, аерым алганда көч оешмалары да, курку хәлендә үк булмаса да, киеренкелек һәм борчылу кичерә. Алар нигездә ахмак һәм бары тик көчкә генә таяна торган кешеләр булганга күрә, беренче чиратта куркытырга тели. Шулай итеп башкаларның да куркуын тели», ди музыка тәнкыйтьчесе Артемий Троицкий.

Музыкантлар эчке эшләр министрлыгыннан Иван Алексеевны кулга алу карарын кабул итүчеләрне тикшерергә, рэперны азат итәргә һәм милициянең мәдәни чараларның эчтәлегенә тыгылуларын тыюны сорый.
XS
SM
MD
LG