Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәхимов “арбасындагы”лар ризасызлык уята


Башкортстанның элекке һәм хәзерге президентлары
Башкортстанның элекке һәм хәзерге президентлары

Җомга көнге хөкүмәт утырышыннан соң, Рөстәм Хәмитов журналистлар өчен матбугат очрашуы да оештырды. Анда ул әле төзелгән министрлар кабинеты хакында фикерләре белән уртаклашты.

”Бу минем команда, без бергә зур бурычларны үтәргә тиешбез, әгәр инде кемдер гомум эшкә аяк чалырга тели икән, мин андый кешеләрдән котылырга тырышачакмын”, диде яңа президент.

Рөстәм Хәмитов раслаган яңа хөкүмәткә карата тәүге фикерләр белдерелә дә башлады инде. Җөмһүрияттәге фиркаләр һәм иҗтимагый берләшмәләр килештерү шурасы вәкилләре фикеренчә, яңа хөкүмәттә Мортаза Рәхимов кулы астында эшләгән байтак кешеләрнең калдырылуы дөрес түгел.

“Яңа хөкүмәткә Мортаза Рәхимов “арбасындагы” кешеләр кертелергә тиеш түгел иде”, ди алар. Шушы ук фикерне Башкортстандагы икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин да уртаклаша: “Рөстәм Хәмитов яңа хөкүмәтне төзегәндә сыгылмалы кылануны өстен күргән, кул астында нинди җитәкчеләр бар, яңа хөкүмәтне шулардан “әвәләгән”, ди Ринат Гатауллин.

Социология фәннәре докторы Рөстәм Әхмәдинуров исә Рөстәм Хәмитов Мортаза Рәхимов командасындагы кайбер кешеләрне дә яңа хөкүмәткә кертеп, үзенчә, бер компромисска баргандыр, дип уйлый. “Рөстәм Хәмитов элекке командадан Вахитовны, Гаскәровны, Пустовгаровны, Аллаяровны яңа кабинетка да кертте. Шул ук вакытта анда яңа кешеләр, заманча фикерләүче яшьрәк буын җитәкчеләре дә керде, ди Рөстәм Әхмәдинуров. "Ә инде Илишев, Клинский, Ибәтуллин, Евтушенко кебек ниндидер шикле сәяси вакыйгаларда катнашкан кешеләр яңа хөкүмәттән читләштерелде”, диде ул.

Әлеге көндә шулай итеп бердәнбер министрлыкның башлыгы гына билгеләнми калды. Ул да булса яңача үзгәртелгән Мәдәният министрлыгыныкы гына. Хәзер аңардан милли сәясәт министрлыгы дигән “койрыгы” өзеп ташланды. Аның шулай үзгәртелүен күпләр хуплап каршы алды. Рөстәм Хәмитов та үзенең президент булып сайлануының икенче көнендә үк Мәдәният белән милли сәясәт бер тәртәдә булырга тиеш түгел, дип әйткән иде.

Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рамил Бигнов сүзләренчә, элекке Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы, нигездә, башкорт халкы мәнфәгатьләрендә генә эшләде. “Милли сәясәтне дә фәкать башкорт милли сәясәтен үткәрүгә генә корган Илдус Илишевны, хакимияттән читләткән өчен генә дә, Рөстәм Хәмитовка рәхмәт әйтергә кирәк”, ди Рамил Бигнов.
XS
SM
MD
LG