Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстан су ташулар белән көрәшә


Пакстандагы су ташулардан үлгәннәр саны 1600 кешегә җитте. Коткару хезмәткәрләре исә ташу сәбәпле ярдәм көткән йөз меңләгән авыл кешесенә өлгерергә тырыша. 4 миллионнан артык кеше зыян күргән афәт, Пакстанда соңгы 80 елда булган иң зур фаҗига.

Үлгәннәр саны арту һәм чиста су булмау сәбәпле холера кебек чирләрнең таралу куркынчы яный.

Бары тик Һайбәр-Пактунва вилаятендә генә 27 мең кеше коткарылуны көтә. Төбәктәге 45 күпернең җимерелүе сәбәпле коткару эшләре аксый.
XS
SM
MD
LG