Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:29

Медведев милициягә элекке исемен кайтарырга тели


Русия президенты Дмитрий Медведев милициянең революциягә кадәр булган "полиция" исемен кайтаруны тәкъдим итте.

Медведев бу тәкъдимен канун саклаучы органнар белән булган очрашу вакытында күтәреп чыкты. Русиядә "полиция" әледә коммунизм вакытындагыча "милиция" дип атала.

Медведев бу хакта ясаган чыгышында, "безгә үз эшендә оста кешеләр кирәк ягъни намус белән эшләгән сәләтле кешләр кирәк. Шул уңайдан милициягә элекке исемен кайтарырга вакыт җитте дип уйлыйм", диде.

Фикер сорашулар Русиядә милициягә булган ышанычның кимүен күрсәтә. Монда еш кына ришвәтчелек шикаятьләрнең артуы, кулга алынган кешеләргә начар мөгамәлә зур тәэсире бар.

ITAR-TASS хәбәр итүенчә Русиядә 1 миллион 400 мең милиция хезмәткәре бар. Соңгы бер елда алардан 2700е төрле канун бозу очраклары белән гаепләнә.

XS
SM
MD
LG