Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:29

Digital (цифралы) телевидениегә күчкән очракта татарстаннар җирле каналларны караудан мәхрүм калырга мөмкин. Белгечләр әйтүенчә, бу бик кыйммәткә төшәчәк һәм аны сатып алырга шәһәр һәм районның хәленнән килмәячәк.

Мондый хәл килеп туса халык телевидение аркылы шәһәр һәм район яңалыклары белән таныша алмаячак дигән сүз. Бигрәк тә бу соңгы елларда үсеш алган шәһәр-район телевиденеләренә кагыла. Ә Татарстанда аларның саны алай ук аз түгел. Димәк никадәр кеше эш урынсыз кала, ә халык мәгълүматтан мәхрүм булачак.

Юкса әле кайчан гына digital телевидениегә күчү өстенлекләрен мактан туя алмаганнар иде. Моны “Азатлык”ка биргән әңгәмәсендә Татарстанның элекке президенты Минтимер Шәймиев тә искәртте, башка түрәләр дә әйтеп килде.

Ләкин бу көннәрдә Казанга җыелган Идел буе бүлгесе телевизион ширкәтләре җитәкчеләре пошаманга төште. Чөнки digitalга күчкән очракта, төбәктә бары җирле казнадан финансланачак 3-4 телевизион ширкәт кенә калырга мөмкин.

Проблемны хәл итү мөмкин

“2009-2015 елда Русиядә digital телерадиотапшырулар үсеше” концепциясе бары синхронлы һәм бер ешлык булдыруны гына истә тота. Ләкин белгечләр сүзләренчә, моны үзгәртү кирәк. Чөнки синхронлаштыру өчен телевидениеләр бик зур акчалар түләргә тиеш булачак.

“Татарстан-Яңа гасыр” телерадиоширкәтенең техник җитәкчесе Владимир Матвеев сүзләренчә, бу бик сирәк телевидениеләрнең генә көченнән киләчәк.

“Мондый очракта бары федераль каналлар гына исән калачак. Бу беренче чиратта дәүләт ширкәтләре :“1 канал” һәм “Русия”. Ә икенче чиратта “СТС”, “Rentv” һәм башкалар һәм хәтта аларның да мондый чыгымнарны тарта алуы шикле. Чөнки алар үз хезмәтләрен төбәк телевидениесенә тәкъдим итеп акча ала. Әгәр төбәк телевидениеләре “үлсә” алар да бу чыгымнарны күтәрә алмаячак”, ди ул.

Аңлашыла ки, бу очракта Чаллы, Түбән Кама, Мөслим һәм Татарстандагы башка район-шәһәр телевидениеләренең саклануы бик икеле. Шулай ук Казанның үзендә дә бу куркыныч күп телевидениеләргә яный.

Әлеге хәлне булдырмау һәм бизнесны саклау өчен Казанда киңәшмәдә катнашучылар үз тәкъдимен керткән. Алар бу проблемны хәл итү юллары барлыгын әйтә.

Моның белән бергә digitalга күчкән очракта лицензия алу белән дә проблем чыгарга мөмкин. Чөнки алар башкалар белән бер шартларда бәйгедә катнашырга тиеш булачак. Һәм озак еллар эшләгән телевизион ширкәт бәйгедән уза алмавы да бик ихтимал. Бу очракта лицензияне башкаларга бирергә мөмкиннәр.

“Шуңа киңәшмә резюмесында хәзерге тәртиптә эшләүче телевизион ширкәтләр өстенлекла саналырга һәм digitalгa бәйгедән тыш узарга тиеш диелде”, ди Владимир Матвеев.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG