Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда үтерелгәннәрнең сигезе чит ил ватандашы булган


Кабул – Әфганстан хакимиятләре илнең төньяк-көнчыгышында үтерелгән 10 кешенең кемнәр булганын ачыклаган.

Бадахшан вилаяте полициясе мәгълүматына караганда, аларның сигезе – чит ил ватандашы, калган икесе – әфган тәрҗемәчеләре булган.

Чит ил ватандашларының алтысы – американ, берсе – алман, тагын берсенең кем икәне әлегә билгесез.

Корбаннарның мәетләре җомга кичендә Бадахшанның көньягында, берничә машина янында табылган.

Күз табипларының халыкара хәйрия оешмасы, бу корбаннар – зур ихтимал белән аларның хезмәткәрләре, дип белдерде.

Талибан хәркәте бу һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә алды. Талибан сүзчесе Зәбиулла Мөдҗәһид, бу кешеләр НАТО файдасына күзләп йөргән һәм төбәктә христиан динен тараткан өчен үтерелде, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG