Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:42

Борыны һәм колагы киселгән әфган ханымы Калифорниягә килде


Лос Анжелес – Иренең җәберләвеннән качкан өчен борыны һәм колагы киселгән 18 яшьлек әфган ханымы, Гайшә Биби, операция ясату өчен Калифорниягә килде.

Гайшәнең фотосурәте шушы айда «Тайм» журналының беренче битендә басылганнан соң, Талибан җәзасын алган ханым турындагы хәбәр бар дөньяга таралды.

Американың мәшһүр табибы Петер Гроссман Гайшәгәгә борынын һәм колагын кайтарырга җыена. Рәсмиләр әйтүенчә, бу операция аңа бушка ясалачак.

XS
SM
MD
LG