Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:25

Мәскәүдә «Нәфрәт көнен» үткәрү тыелды


Мәскәү – Мәскәү рәсмиләре «Нәфрәт көнен» оештыручыларга чираттагы тапкыр рөхсәтен бирмәде.

Бу каршылык чарасы 12 август көнне Мәскәү мэриясе каршындагы Юрий Долгорукий һәйкәле янында үтәсе иде.

Оештыручыларның берсе Сергей Удальцов сүзләренчә, Мәскәү хакимиятләре «Долгорукий һәйкәле тарихи һәм мәдәни корылма булып тора, аның янында чара үткәрү аңа зыян китерә ала» дигән аңлатма биргән.

«Нәфрәт көнен» оештыручылар бу тыю канунга каршы килә дип саный һәм мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә җыена.

Элекке «Нәфрәт көненә» дә хакимиятләр рөхсәт бирмәгән иде. Ул чара вакытында милиция 50дән артык кешене тоткарлады.

XS
SM
MD
LG