Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 11:57

Русиянең кайбер төбәкләрендә янгыннар саны кимегән


Мәскәү – Русиянең кайбер төбәкләрендә янгыннар саны кимегән дип хәбәр ителә.

Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда, Ульян, Белгород, Тула, Тамбов өлкәләрендә бүгенге көндә янгыннар юк, дип хәбәр итте. Иваново һәм Липецк өлкәләрендә берәр янгын калган.

Мәскәү төбәгендә исә вәзгыять авыр булып кала. Тирә яктагы урманнар яну сәбәпле Мәскәүдә һавадагы төтеннең күләме рөхсәт ителгән дәрәҗәдән 6 тапкырга артып киткән. Хастаханәләр һәм ашыгыч ярдәм хезмәтләре көчәйтелгән тәртиптә эшли.

Һавадагы төтен аркасында Мәскәүнең Внуково, Домодедово һава аланнарында очышлар кичектерелгән.

XS
SM
MD
LG