Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:41

Әфганстанда быел 1300дән артык тыныч кеше үтерелгән


Кабул – Әфганстанның бәйсез кеше хокуклары комиссиясе бәян иткән хисапка караганда, шушы ел башыннан анда барлыгы 1325 тыныч кеше үтерелгән.

Шуларның 68 проценты Талибан тарафыннан үтерелгән булса, 23 проценты – НАТО һәм әфган көчләре тарафыннан диелә.

Комиссия җитәкчесе Надир Надири сүзләренчә, узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда, үлүчеләр саны 5%-ка арткан.

Әфганстан сугышында тыныч халык арасында үлүчеләр саны әле дә бик югары булып кала.

XS
SM
MD
LG