Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Бердәм Русия” Чаллы шурасына җитәкчеләр тәкъдим итә


Быел октябрь аенда Чаллы шәһәр шурасына депутатлар сайлау булачак. “Бердәм Русия” 33 намзәт тәкъдим итә, аларның 90%тан артыгы ширкәт, оешма мөдирләре. Алар арасында бер генә гади эшче юк.

Җирле кануннар шәһәр шурасына 45 депутат сайларга куша. Сайлауларга әзерлек эшләрен “Бердәм Русия” фиркәсе июнь аенда ук башлап җибәрде. Сайлауда намзәт буларак катнашучы шәхесләрнең исемлеген бәян итте. Исемлектә җитәкчеләрдән кала бер хәйрияче һәм консультант кына бар.

Исемлек башында Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Васыйл Шәйхрәзиев тора. Аннан соң КамАЗ генераль мөдире Сергей Когогин, “КамГЭС төзелеш” генераль мөдире Александр Евдокимов һәм башкалар бар.

Гомумән алганда, исемлектә 33 кешенең күбесе мөдир кәнәфиендә утыручылар. Чаллы шурасына “Бердәм Русия”нең җитәкчеләр генә тәкъдим итүенә халык ничек карый?

Җитәкче-депутатка ышаныч аз


Равил Нуруллин
“Сайлауда алар җиңсә, гел мөдирләр җыены кебек килеп чыга. Алар арасында бер генә гади эшче юк. Һәркайсы – я генераль мөдир, я банк идарәчесе. Халык мәнфәгате, 6-7 мең сум хезмәт хакы алган кеше мәнфәгате өчен берни эшләнмәячәк”, дип борчыла “Туфан” мәхәлләсе имамы Равил Нуруллин.

Озак еллар Чаллыда яшәүче Мингата Исхаков депутатлыкка җитәкчене генә күрсәтүне хупламый: “Алар үзләренең бизнесларын гына яклаячак”, дип саный.

“Элек тә шулай булды, хәзер дә шулай булачак, депутатлыкка җитәкчеләр уза, алардан халыкка файда булмаячак”, дигән фикерне алга сөрә Җәмил Хөснуллин.

Халык әлегә сарык халәтендә

Марсель Хәйретдинов соңгы елларда фәлсәфәче буларак танылды. Чаллыдагы сайлау алды вәзгыятенә дә фәлсәфи күзлектән чыгып бәя бирә:

Марсель Хайретдинов
“Бездә әлегә рәсми җәмгыять дигән төшенчә генә бар. Ирекле җәмгыять дигәне орлыкланып кына килә. Безнең белән эшмәкәрләр, җитәкчеләр идарә итә. Гади халык һаман сарык халәтендә кала. "Мөстәкыйль" сүзен әйтерлек дәрәҗәгә җитмәдек.

Бу очракта да без рәсми җәмгыятьнең портретын күрәбез. Шушы затлар рәсмилекне чагылдырып, идарә итәләр. Идарәчеләр, эшмәкәрләр җәмгыятьне әлегә үз кулларында тота, башкача мөмкин дә түгел.

Без милли оешмаларны яшәтә алмадык, газет та тудыра алмадык. Мескен халәттә моңа сәләтле булып булмый. Алар булдыра. Социаль бөлгенлектән безне тартып чыгара. Шуңа вәзгыятьне аңларга тиешбез”, ди Хәйретдинов.

"Бердәм Русия" фиркасенең Чаллы бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Римма Ризванова бу хәлгә аңлатма бирүдән баш тартты. Шулай да телефон аша сөйләшүдә: “Шәһәр тормышын белгән, уңган, булган җитәкчеләрнең депутат булуларында начарлык күрмим”, диде.
XS
SM
MD
LG