Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:26

Интернетта хакимият вәкилләренә видеомөрәҗәгатьләр ясау модасы хөкем сөрә. Алар үз максатларына ирешәме? Нәтиҗә бирәме?

Кичә интернет иксез-чиксез чүп оясы, булыр-булмас мәгълүмат чыганагы итеп күзалланса, бүген ул сәяси корал ролен башкара. Һәм бу тенденция көннән-көн ныгый гына бара. Элек пәрәвездән алынган мәгълүматка әллә ни җитди карамасалар, хәзер карарга мәҗбүрләр. Сәясәтчеләр дә, сәяси технологлар да, гади халык та.

Җитди карамый мөмкин түгел, чөнки бары тик интернет ярдәмендә генә җәмгыятьтә зур шау-шу уяткан очраклар бар. Шуларның күбесе видеомөрәҗәгать аша башкарыла. Максат гадәттә бер: җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итеп, теге яки бу проблеманы хәл иттерү. Бу хәйләкәр ысулга кыерсытылган бюджет хезмәткәрләре дә, эре эшмәкәрләр дә, хокук саклау органнары кешеләре дә мөрәҗәгать итә.

Тәмле әйбер күп булмый

Хакимияткә, президентка, премьерга видеомөрәҗәгать белән чыгу модасын гаугалы милиция майоры Дымовский башлап җибәрде. Аның мөрәҗәгате иң тозлы-борычлы һәм иң зур резонанс тудырганы булгандыр. Майордан соң бу ысулга тагын берничә погонлы кеше мөрәҗәгать итеп карады. Әмма интернет җәмәгатьчелектә бу видеолар зур уңыш казана алмады.

Бер темага булган видео моң-зар үзенең тәмен югалтты сыман. Күпкә китте. Күрәсең, халык кабатлауларны яратмыйдыр, тиз туя. Ә халык игътибарын яулый алмыйсың икән, бу видеомөрәҗәгатьләрнең хакы бер тиен. Алар беркайчан да мөрәҗәгать итүче кешенең проблемасын хәл итә алмаячак. Киресенчә, башыңа яңа таяк төшкәнен көт тә тор.

Аңлашыла ки, интернет аша башкарылган видеомөрәҗәгатьләр, гадәттә, телгә алынган адресатка түгел, ә киң җәмәгатьчелеккә, ягъни халыкка һәм, әлбәттә, халыкның бер өлеше булган журналистларга адреслана. “Кызым, сиңа әйтәм, килен, син тыңла” дигән кебек.

Интернеттагы видеомөрәҗәгатьләрдә дә шундый ук хәл. Мөрәҗәгать итүче кеше, бәлки, үз моң-зарын кәгазь битендә чыгарып, рәсми рәвештә теркәп, кабул итү бүлмәсе, яки җәмәгатьчелек белән эшләүче башка бүлек аша да адресатына җиткерә алыр иде. Бу очракта әлеге документ “тикшерегез” дигән дәһшәтле тамга белән аскырак инстанциягә төшә, аннан тагын да аскырак.

Әле кайвакыт шулай килеп чыга ки: шикаять кем өстеннән язылган, мәсьәләне шулар тикшерергә тиеш була. Ахыр чиктә мәсьәлә дә чишелми, өстәвенә, теге таяк башка тагын бер тапкыр китереп суга, һәм иң кызганычы, киң җәмәгатьчелек бу хәлләр турыда белми кала. Шушы шартларда моң-зары булган кеше гадәти ысуллардан ваз кичеп, киң интернетны кулланырга мәҗбүр.

Дулкынланыгыз, калтыраныгыз, мескенләнегез!

Видеомөрәҗәгать кабул итү зур финанс чыгымнар сорамый. Ноутбук, интернет һәм, әгәр дә инде компьютерыңда булмаса, берничә йөз сумлык аерым веб-камера. Хәтта оператор да кирәк түгел. Ә менә рухи әзерлек кирәк. Беренчедән, мөрәҗәгать итүченең максаты, таләпләре, позициясе анык булырга тиеш. Проблема шактый кискен булырга һәм асылда күп кешегә кагылырга тиеш.

Президент яки премьердан вак-төяк нәрсә сораучы кешедән интернет-җәмәгатьчелек көләчәк кенә. Өченчедән – һәм бу шулай ук шактый мөһим момент – мөрәҗәгать итүче кеше берникадәр артист булырга тиеш. Хәтта виртуаль гипнозчы булу да комачауламыйдыр. Кирәк урында пауза куеп, кирәк урында кулларны бутап, тиешле сүзләр табып, матур сөйләү осталыгы һәр кешегә дә бирелмәгән.

Ә моң-зар белән тулы видеомөрәҗәгатьтә хиссилек, экспрессия дигән нәрсә аеруча зур роль уйный. Президенттан ярдәм сораганда, һичшиксез, дулкынланырга кирәк. Куллар калтырарга, тын кысылырга тиеш. Зур паузаларда авырлык белән төкерек йотып кую мәслихәт. Ягъни мөрәҗәгать итүче кеше үзенең зур көрәшендә иң соңгы инстанциягә мөрәҗәгать итүен үз кыяфәте белән ничек тә ассызыкларга, дәлилләргә һәм акларга тиеш. Видеоны караучы халык алдында үзеңне жәлләтә, хәлеңә кертә белергә кирәк. Шул очракта гына халык игътибар итәчәк. “Ышанмыйм!” дип Станиславский сыман шикләнмәячәк. Ә канәгать рәвештә затлы кәнәфидә җәелеп төшерелгән видеомөрәҗәгать үз җимешләрен бирмәс.

Әйтергә микән, әйтмәскә микән?

Видеомөрәҗәгать дип мактыйбыз да, әмма ул үз максатына ирешә микән? Әлбәттә, видео чыккан көнне үк хакимият вәкилләре башларын тотып, кайгыга батып, арлы-бирле чабып йөри башламый. Алдагы көннәрдә дә күзәтелми мондый кәмит. Әмма зур филне хәтерләткән хакимиятне әзме-күпме кузгата алучы табыла. Гадәттә, интернеттагы видеомөрәҗәгатьләрне журналистлар күтәреп ала. Алар өчен бу шәп азык: тозы да бар, борычы да.

Мөрәҗәгать итүчене инде профессиональ видеокамерага төшерү берни тормый, чөнки аның веб-камерага төшү тәҗрибәсе бар. Веб-камерага әйткәннән дә ким әйтмәс ул. Ә менә икенче якның комментариен алу шактый авыр эш. “Рәсми сорау җибәрегез”, “җитәкче ялда”, “иртәгә килегез”ләрне бәреп чыгар өчен шактый көч кирәк. Хакимият вәкилләре интернеттагы видеомөрәҗәгатьләрне, гадәттә, күрмәмешкә салыша. Һәрхәлдә, рәсми рәвештә. Шулай уңайлырак, күрәсең. Комментарий биргән очракта да җөмләләрне гомуми сүзләрдән төзеп, суга манып бирәләр. Ә пәрдә артында ниләр булганын безгә инде фаразлыйсы гына кала.

Тыярга!

Видеомөрәҗәгатьләр өчен иң популяр сайт – www.youtube.com. Анда эленгән теләсә нинди кызыклы видео тиз арада халыкка тарала. Әгәр инде ул чыннан да кызыклы булса. Шуннан соң ул социаль челтәрләргә, электрон массакүләм мәгълүмат чараларына күчә һәм бөтен интернетны тутырырга мөмкин.

Шушы көннәрдә Амурдагы Комсомольски шәһәренең үзәк район мәхкәмәсе җирле интернет-провайдерны “Youtube” һәм тагын берничә ресурска чыгу мөмкинлеген чикләргә мәҗбүр итте. Бу күрелмәгән хәл интернет-җәмәгатьчелектә зур гаҗәпләнү тудырды. Мәхкәмәнең мондый адымына күпләрнең җанын кырып торучы видеомөрәҗәгатьләр дә сәбәпче булмаган микән?

Бүген зур түрәләр арасында яңа мода: үз блогларын, үз сайтларын, төрле социаль челтәрләрдә үз битләрен ачалар. Ил башлары да үрнәк күрсәтә, чөнки. Бер яктан караганда бу шатлыклы хәл. Интернет ерактагы йолдызны якын итә. Теләсә кем теләсә кемгә сорау бирергә мөмкин.

Икенче яктан, парадоксаль хәл: түрәләр “әйдәгез, интернет аша аралашыйк” дип үгетләгән мәлдә интернеттагы нәкъ аларга атаган бик күп уңайсыз cорау һәм мөрәҗәгатьләр җавапсыз кала. Коррупция һәм ришвәтчелек белән “тирләп-пешеп” көрәшкән заманда мондый хәл аеруча гаҗәпкә калдыра. Алга таба ничек булыр...

XS
SM
MD
LG