Accessibility links

Пакстанда табигый фаҗига миллионнарча доллар зыян салды


Берләшкән Милләтләр Оешмасының Пакстанда табигый афәтләргә караган махсус вәкиле Ян Риперт “Associated Press” агентлыгына ясаган белдерүендә, Пакстанда гадәттән тыш булган табигый фаҗигадә җимерелгән өйләрне торгызу өчен кимендә миллионнарча долларга ихтыяҗ булачагын әйтте.

Илнең көнчыгышындагы вилаятьләрне торгызу өчен шактый әйбергә ихтыяҗ бар. Монда ике атна буена дәвам иткән муссон яңгырлары җитди зыян китерде.

Ил премьеры Йосыф Риза Гилани халыкара җәмәгатьчелекне Пакстанга ярдәм итәргә чакырды.

Соңгы мәгълүматларга караганда, илдә булган су ташулардан 1600дән артык кеше һәлак булды, 15 миллион кеше зыян күрде, 250дән артык өй тар-мар булды.
XS
SM
MD
LG