Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:40

Мәскәүдә төтеннән үлгәннәр саны арта


Русия башкаласы Мәскәүдә төтен һәм күмер газы таралу сәбәпле үлгәннәр саны ике тапкырга артты. Өлкән яшьтәге картлар һәм йөрәк авырулары булганнар Мәскәүдән читкә китәргә ашыга.

Мәскәү шәһәре сәламәтлек идарәсе рәисе Андрей Селтковский әйтүенчә, төрле авырулар сәбәпле Мәскәүдә көненә 380гә якын кеше үлсә, бу сан соңгы арада 700гә җиткән. Сәламәтлек рәсмиләре, үлгәннәр өчен суыткыч тартмаларда урыннарның тула башлавын әйтә. Моннан кала ашыгыч ярдәм машиналaры да өлгерми икән.

Соңгы атналарда дәвам иткән челлә һәм урман янгыннары сәбәпле төтеннeң көннән-көн артуы хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG