Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ярминкәдә сатырлык әйбер бар әле


Бу ял көннәрендә Казанда ярминкәләр булды. Корылык аркасында ашамлыкларга бәяләр артыр дип фаразланса да, җитештерүчеләр товарны арзанрак хакка сатты.

Соңгы вакытта Русия һәм республика мәгълүмат чаралары да, җәй коры килде, быел уңыш булмас, бәяләр күтәреләчәк, дип язып килде. Татарстан хакимиятләре әлегә хакларны контрольдән ычкындырмаска тырыша. Корылык коткысы белән базарда ярма, онга бәя арттырырга теләгән сатучыларны прокуратура һәм башка җаваплы оешмалар тикшерә башлады. Хәзер хакимиятләр кушуы белән ярминкәләр оештырылды.

Бу чара Татарстан авыл хуҗалыгы министры карары белән оештырылды. Арча, Чүпрәле, Буа, Аксубай, Кукмара, Әлки һәм башка районнар үзләрендә җитештерелгән товарны Казанга алып килде. Ярминкәләр башкаланың 7 районында эшләде, дип хәбәр итә рәсми чыганаклар.

Быел бу чара гадәттәгедән иртәрәк оештырылды. Чөнки күп районнарда урып-җыю эшләре инде тәмамланган, булган уңыш инде җыелган. Икенче тапкыр авыл хезмәтчәннәре Казанга тагын 10 көннән киләчәк.

Бер район вәкиле, бәяләрне хакимиятләр чикләми, хакны базардагы уртача бәядән бераз төшереп куярга тырышабыз, дип аңлатты. Әйтик, шимбә көнне бер килограмм сыер итен 150 сумнан, тавыкны 90 сумнан сатканнар. Бәрәңге һәм яшелчәне уртача 20 сумнан, сөтнең бер литрын 15 сумнан алып булган. Шулай ук ярминкәдә ярма, фураж һәм башка авыл хуҗалыгы товарлары булган.

Бер район вәкиле мондый ярминкәләр җитештерүчеләргә файда китерми, дип әйтте. Алар өстән кушу белән оештырыла. "Алар, дөресен әйткәндә, файда да китерми, зыян да салмый, үзен-үзе аклый инде. Әйберләр сатылса, шунсы да җитә", диде ярминкәдә катнашкан җәваплы кеше.

Мәсәлән, Казанда булган ярминкәләрдә бәрәңге уртача 20 сумнан сатылган булса, ә гади базар көнендә күрше Чуашстаннан китерелгән бәрәңгенең бәясе 30 сум тирәсе була. Татарстанда быел уңыш булмаса, Казаннар Чуашстан бәрәңгесен ашарга өметләнеп тора.

Инде хәзер ук, Казан базарларында анда үстерелгән помидор, кишер сатыла. Ташкент якларыннан килгән кызыл томатлар, җимешләр дә бар.

Татарстандагы яшелчә үстерүче авыл хезмәткәчәннәре, ел коры килде, бәрәңге дә, башка яшелчәләр дә үсми, дип зарланды. Су сипкән җирләрдә генә, бәрәңгеләр үсә. Базарда бу яшелчә бәясе 30 сумнан төшми.

Шимбә көнне Казан ярминкәсендә булган район вәкиле, әле бәрәңге уңышына өмет бар, яңгыр булса, ул үсәргә мөмкин әле, диде. Әмма якын көннәрдә яңгырлар көтелми.
XS
SM
MD
LG