Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нетаньяһу ярдәм көймәсенә булган һөҗүм турында җавап тотты


31 майда Газзә Сызыгына ярдәм ташыган көймәләргә булган хәрби һөҗүмне тикшерү максатында төзелгән махсус шурада Израил премьеры Беньямин Нетаньяһу һөҗүмнең максаты турында аңлатма бирде. Ил премьеры көймәгә булган һөҗүм һәм артабан булган сәяси адымнарны яклап чыкты.

Нетаньяһу алдан ук кисәтүгә карамыйча ярдәм көймәләренең юлын дәвам итүен әйтте. Ул чыгышында: "Aктивистлар белән Израил арасында низаг чыгу ихтималын Төркия үз мәнфәгатенә каршы булмаc дип уйлады", диде.

Нетаньяһу бүген Йәрүсәлимдә Израил хөкүмәте тарафыннан оештырылган тикшерү шурасында җавап тотты.

Иртәгә һәм чәршәмбе көнне исә илнең саклану министры һәм хәрби башлыгы аңлатма бирәчәк.

Нетаньяһу, "шура һөҗүм турында Израилнең халыкара хокук кысаларында хәрәкәт итүе нәтиҗәсенә киләчәк", дип белдерде. Ил премьеры моңа өстәп, "Израил хәрбиләре бары тик үз исәнлекләре куркыныч астында калгач кына көч кулланырга мәҗбүр калуын" әйтте.
XS
SM
MD
LG