Accessibility links

Кайнар хәбәр

Катнаш никах бәхетлеме?


Станислав һәм Лениза
Станислав һәм Лениза

Рәсми саннарга караганда, Татарстанда катнаш никахтагылар азрак аерылыша икән. ЗАГС идарәсе катнаш никахлар арта баруны да әйтә. Яшьләр ни өчен үз милләте һәм динендә булмаганнар белән тормыш кора? Киләчәктә көткән куркынычларны алар беләме?

Станислав белән Лениза туйларын 10 сентябрьдә үткәрергә җыеналар. Лениза сүзләренчә, ураза беткәнне көтәргә булганнар. Станислав рус егете, ә Лениза татар кызы. Станиславка 29, ә Ленизага 23 яшь. Икесе дә Татарстанда халыкны торак белән тәэмин итүче оешмада эшлиләр.

Лениза тумышы белән Ярослау өлкәсенең Ростов Великий шәһәреннән. Үсә төшкәч Казанга күчкәннәр. 7 яшьлек вакытта Татарстанга әбисе янына кунакка кайткач, әбисе аңа: “И кызым, сиңа исем дә кушылмаган икән бит”, дип татар исеме кушкан булган. Әбисе вафат инде. Ул үзе белән бергә Ленизаның чын татар исемен дә бакый дөньяга алып киткән. Шулай итеп Лениза үзенең мөселманча исемен белми калган.

Лениза Станиславка кияүгә чыккач аның фамилиясен алып Насонова булачак. Әле бергә торып караганнары юк. Ә шулай да, була калса, туачак балаларына исем дә уйлап куйганнар. Станислав малай исеме уйлаган, ә Лениза кызныкын. Малайлары туса Матвей, кызлары булса Вита кушачаклар.

“Мисал өчен, кызыбыз Равилә Станиславовна булса, килешми. Кешеләр дә көләрләр дип уйладык та, урыс исемнәре кушарбыз, мөгаен”, ди Лениза.

Килешенмәгән сораулар да бар

Станиславка 7 яшь булганда, аны чиркәүгә алып барып чукындырганнар. Бала туа калса алар нишләр соң? Чиркәүгә барырлармы, әллә мулла чакырып исем кушарлармы?

“Әнием чукындыра калсагыз, мин чиркәүгә бармыйм, дип әйтте. Шулай ук мөселманча исем кушуны да таләп итми. Шуңа күрә чукындырмыйбыз да, ислам гадәтләре белән исем дә кушмыйбыз”, ди Лениза. Ә үзе менә Стас нәрсә әйтер дип аңа карап куйды.

“Туачак баланың әтисе чукынган. Бала нинди милләттән генә булмасын, аны саклаучы фәрештә зарур. Миңа калса, бу очракта балалар әтиләренең дәвамчылары булырга тиеш”, ди Станислав. Ә Лениза, “мин моңа риза түгел”, дип белдерде.

Ташламалар да булырга тиеш


Төрле милләттән гаилә коручылар алдында хәйран катлаулы сораулар да туа. Баланы чукындыру, я булмаса мулла чакырып исем кушу мәсьәләсендә яшь парлар уртак фикергә килмәгән әле. Кем кемгә юл бирер, анысы вакыт күрсәтер.

Лениза
Лениза үзен дини гаиләдән түгел, ди. Ислам тарафдарлары булсалар да, гаиләләрендә өлкәннәр арасында намаз укучы да, ураза тотучы да юк. Шулай да, Лениза туачак балаларын чукындыруга каршы. Үзе ул йокларга ятканда да, эшкә чыгып киткәндә дә “бисмилла” әйтә. Станислав моңа игътибар итми икән.

“Минем әнием безгә никах укытабыз дигән иде, әмма Стас риза булмады. Никах кешесенә караптыр инде. Миңа ул кирәкми. Әнигә кирәк инде ул, монда шундый вәзгыять тугач, кемдер ташламалар да ясарга тиештер”, ди Лениза.

Аның сүзләренчә, кеше никах укыту, укытмауны үзе хәл итәргә тиеш. Стас белән бер-берсен табуларын Ходай эше дип бәяли. Димәк, Лениза уйлавынча, алар кушылуга Аллаһ тәгалә каршы түгел.

“Үзебез тирәсендәге кешеләрнең дингә мөнәсәбәтен ихтирам итеп без венчание да, никах та ясап тормаска булдык”, ди Станислав.

Татар егетләре үҗәт һәм гореф-гадәтләр яклы


Станислав белән Лениза икесе дә бер оешмада эшләгәнгә бер-берсен 3 елдан артык беләләр. Мәхәббәтләре кабынып киткәнгә 1 ел узган. Башкалар кебек бер күрүдә гашыйкмы алар, икесе дә әйтә алмады. Иптәш кызлары Ленизага, Стас безнең бүлмәгә керсә, күзләрен синнән ала алмый, дип әйтә торган булган.

Лениза да, Станислав та бер-берсенә якынайганга кадәр башкалар белән йөргәннәр. Лениза артыннан йөрүчеләр арасында татарлар да булган. Станислав та рус милләтеннән булган кызларны озаткан. Лениза, татар егетләре белән рус егетләре арасында аерма бар дип белдерә.
Станислав

“Минем иптәш кызларым кияүдә. Бер иптәш кызымның ире татар, ә икенчесенеке урыс. Татар егетләре үҗәт, алар әйткәнчә генә булсын. Әмма урысларга караганда алар гореф-гадәтләрне күбрәк саклыйлар. Минемчә, урысларда андый әйберләр юк, алар иркенрәк”, ди Лениза.

Станиславны ул акыллы да, бөтен яктан да килгән, дип белдерә. Бигрәк тә һәр нәрсәне уртага салып сөйләшүе, карар кылганда Лениза фикерләрен дә исәпкә алуы күңеленә хуш килгән.

“Безнең бергә булуыбызда милләт бернинди дә урын алып тормый. Миңа кызның тышкы һәм эчке матурлыгы һәм дөньясы ошады. Милләт монда иң соңгы чиратта дип әйтергә була”, ди Станислав.

Катнаш никахтагылар хыянәтне кичерә алмый


Станиславның әти-әнисе дә, Ленизаның әнисе дә балаларының башка милләт кешесе белән гаилә коруларына каршы түгел.

Татарстанда катнаш никахтагылар азрак аерылыша икән. Аерылышулар гомум кушылучыларның яртысын тәшкил итсә, катнаш никахтагылар 25%ны гына.

Бер милләттән булганнар аерылышу сәбәпләре арасыннан бер-берсенә психологик яктан туры килмәүне беренче итеп атаса, катнаш никахтагылар хыянәтне кичерә алмый икән.
XS
SM
MD
LG