Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:34

Индонезиядә дини җитәкче террорчылык гаебе белән кулга алынды


Индонезия полициясе мөселман дини җитәкчеләрдән Әбу Бәкир Бәширне террорчы төркемнәр белән элемтә алып бару гаебе белән кулга алды.

Полиция аны Индонезиянең көнчыгыш вилаятьләрендә таралган яңа террорчы бер төркем белән бәйләнештә торуда гаепли. Әлеге төркем берничә террор гамәле кылуда һәм президентка каршы һөҗүм оештыруда шикләнелә.

Бәшир моннан элек тә террорчылык белән бәйле кулга алынган иде. Аны 2002 елда күпчелеге чит ил кешеләреннән торган 202 кешенең үлеме белән нәтиҗәләнгән Бали шартлавында гаепләп төрмәгә утыртканнар иде. Ул 2006 елда гына азат ителде.

Индонезия хакимияте Әбу Бәкир Бәширне Бали һөҗүмен оештырган әл-Каидәгә бәйле бер җәмәгатьнең рухи башлыгы буларак күрә.

XS
SM
MD
LG