Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртия: татар авылында мәктәп ябылачак


Балезино районы Әхмәди авылы мәктәбе быел балаларны каршы алачак. Ә менә икенче елга мәктәп бушап калуы ихтимал. Авылда балалар саны кими.

Мәктәп мөдире Зәлия Тютинаның педагогик стажы 25 ел. Ул бер-ике елдан эшсез калырмын дип курка. Әхмәди авылы мәктәбендә бүген барлыгы 5 бала укый: авылда яшәүчеләрнең күп өлешен өлкәннәр тәшкил итә. Мәктәпнең киләчәге юк дип, аны ябарга җыеналар икән.

Авыл мәктәбе тиешле дәрәҗәдә техника белән дә тәэмин ителмәгән. Компьютерны балалар гаиләдә генә куллана.

Авыл мәктәбендә татар телендә укыту җайга салынган. Әмма балаларның катнаш гаиләдән булуы дәресләрне саф татар телендә алып барырга комачаулый.

Әхмәди авылына нигез 1830 елларда салынган. Беренче булып Балезино районы Кистем авылы сәүдәгәре Әхмәди Касыймов килеп урнашкан бу якларга. Авыл үскән, биредә җитмешенче елларда сигез еллык мәктәп эшләгән.

Шулай ук мәчет салып, гыйбадәт кылган биредәге халык. Әмма соңгы елларда авыл элеккеге ямен югалта башлаган. Мәктәптә хәзер барлыгы биш бала укый, клуб инде күптән юк. Медицина ноктасы да ябылыр дип фаразлый авыл халкы.

Уңай хәл - мәчеттә. Ике ел элек иске гыйбадәт бинасы урынына яңасын салдылар. Анда бүген активлык сизелә. Дини бәйрәмнәргә халык күпләп җыела, мәдрәсәгә дин нигезләрен өйрәнергә йөриләр. Әмма Әхмәди авылы әкренләп кечерәя бара. Биредә хәзер күпчелекне өлкән яшьтәге милләттәшләребез тәшкил итә. Шуңа да мәктәптәге балаларның саны дистәгә дә тулмый.

"Мәктәпнең киләчәге юк дип бер ике елдан ябарга җыеналар", дип ачынып сөйли мәктәп мөдире Зәлия Тютина. Балалар беренче сыйныфка Әхмәди авылыннан унике чакрымда булган Юнда авыл мәктәбенә йөреп белем алачаклар. Әхмәди мәктәбе мөдиренә авылда башка эш юк, Юндага йөреп укытачагына да шик белдерә Зәлия Тютина. Анда да оптимизация дип сыйныфларны берләштеләр. Бер бүлмәдә ике сыйныф балалары укуы ихтимал. Димәк, укытучылар саны да киметеләчәк.
XS
SM
MD
LG