Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 12:53

Төркия хәрбиләре бәрелештә 5 ПКК сугышчысын үтерде


Төркия хәрби идарәсе илнең көньягындагы Батман шәһәрендә көрд гыйсъянчы террор оешмасы ПКК белән булган бәрелештә 5 террорчының үтерелүен белдерде.

Шимбә көнне Батманга күрше Мардиндә террорчылар тарафыннан юл кырыена урнаштырылган бомбаның шартлавы нәтиҗәсендә 1 хәрби үтерелгән иде.

ПКК ягъни Көрд эшче партиясе дип аталган көрд гыйсьян хәрәкәтен күп кенә илләр террор оешмасы буларак таный. 1984 елдан бирле бу оешма башкарган һөҗүмнәрдә 45 мең кеше һәлак булды, үлгәннәр арасында шулай ул көрдләр дә бар.

XS
SM
MD
LG