Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәләбәй татар гимназиясе ярдәмгә мохтаҗ


Нурмөхәммәт Хөсәенов
Нурмөхәммәт Хөсәенов

Бәләбәй татар гимназиясен төзекләндерүгә бер тиен дә акча бүленмәгән. Мәктәп мөдире Нурмөхәммәт Хөсәенов еллык ялын үзенең сүзләре белән әйткәндә, “хәер сорап йөреп” уздырган.

Мәктәпләр яңа уку елына әзерләнә. Уку елы алдыннан мәгариф бүлегеннән килгән комиссия мәктәпләрнең әзерлеген тикшерә. Бәләбәй татар гимназиясенә алар 11 август киләчк. Гимназия мөдире Нурмөхәмммәт Хөсәенов сүзләренчә, мәктәпне яңа уку елына кабул итмәүләре дә мөмкин. Чөнки акча булмау сәбәпле, төзекләндерү эшләре тоткарланган.

“Безгә быел төзекләндерүгә бер тиен акча бирмәделәр. Узган ел 960 сум биргән иделәр. Сез моны 960 000 дип уйламагыз. Быел да без акчаны дус-ишләрдән теләнеп җыйдык. Булдырганча ярдәм иттеләр. Бушлай эшләшергә дә килүчеләр булды. Чөнки оптимизация галәмәте сәбәпле, мәктәптә ике генә ир-ат укытучы торып калды. Шуның берсе үзем. Шуңа эшче кулларга да кытлык кичерәбез”, ди Нурмөхәмммәт Хөсәенов.

Аның сүзләренчә, бу Русиянең элекке президенты Владимир Путин белән очрашканда “Башкортстанда татар булулары бик авыр”, дигән сүзләре өчен эзәрлекләүнең дәвамы булып тора. Нурмөхәммәт Хөсәенов яңа президент Рөстәм Хәмитовка мөрәҗәгать җибәрәчәген дә ирештерде. Анда бар милләтләргә дә тигез карау соралачак.
XS
SM
MD
LG